2021 елның 13 мартында Кукмара мөхтәсибәте ярдәме белән мөселман командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Кукмара, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Белозерье шәһәрләреннән 6 команда катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында rонсультация-кисәтү.
2021 нче елның 12 нче мартында чаңгы базасында татар теле һәм Халык бердәмлеге елына багышланган гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча Спартакиада булып узды. Ярышларда 30 мәктәп катнашты.
12 март көнне балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 5б сыйныф укучылары өчен китапханәчесе Нурия Гайнетдинова «Су – табигать бүләге» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче презентация күрсәтеп, балаларга суның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Аннан соң балалар су турында викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара «Су – табигать могҗизасы» видеоролигын карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Кукмара районы «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары Мифтахова Гөлия һәм Заһидуллина Алия 18 яшьтән өлкәнрәк менталь үзенчәлекләре булган гражданнар белән эшләүне дәвам итәләр.
Яныл авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Яңил базарлары” бәйрәмен үткәрделәр. Мәктәп укучылары өчен китапханә каршында оештырылган «Тылсым» курчак театры Ркаил Зәйдулланың «Аюкай куян» спектаклен күрсәтте, шулай ук балалар табышмакларга җаваплар таптылар һәм конкурсларда катнаштылар.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында «Татар милли орнаменты белән танышу» дигән танып-белү дәресе узды.
Туган телләр һәм бердәмлек елы уңаеннан, Янил авылы китапханәсендә “Хәтер бизәкләре”дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Кичә күмәк җырлар, табышмак әйтешләр, милли уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук авыл тарихын чагылдырган фотолар карап хәтер төпләрен айкадык.
Балыклы авылы китапханәчесе Кукмара төбәгендә туып үскән танылган автор Ф. Галимуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан «Якташ язучы иҗаты» дип исемләнгән видео-әңгәмә үткәрде. Укучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар, презентация карадылар һәм Ф.Галимуллиның шигырләрен укыдылар.