18 февраль көнне балалар китапханәсе "Йолдызлык" балалар бакчасы белән берлектә "Туган телем – иркә гөлем" дип исемләнгән туган тел бәйрәме үткәрде. Балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова балаларны туган тел көне тарихы, халык иҗаты китаплары белән таныштырды. Һәр халыкның үз кабатланмас мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше, һәм, әлбәттә, теле бар. Һәр тел үзенчә матур. Аннан соң балалар милли киемнәрдә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биеде, хәрәкәтле уеннар уйнады.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Чишмәбаш авылы китапханәчесе урта яшьләрдәге мәктәп укучылары өчен “Наркомания һәм сәламәтлек” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әлеге чара наркотикларның сәламәтлек өчен зарарлы икәненә, шуны аңлауларына ирешү, аңлы рәвештә аларны кулланмаска өйрәтү максатыннан үтте.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе яшүсмерләрнең сәламәтлекләренә уңай мөнәсәбәтен булдыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, фельдшерлар һәм мәктәп коллективы белән берлектә “Начар гадәтләр” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Очрашуда балалар сагыз чәйнәү, кока-кола, компьютер уеннары куллану кебек зарарсыз гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерә торган гадәтләргә керүен белделәр. Тәмәке тарту һәм алкоголь кебек тискәре гадәтләргә аерым игътибар бирелде.
Түбән Комар авылы китапханәчесе өлкән сыйныфлар өчен «Күңел түрендә һөнәр сайлыйбыз» дип исемләнгән квест уен үткәрде. Чара барышында балалар 8 станциядән уздылар: мәкальләр җыйдылар, һөнәр турында кроссворд чиштеләр, һөнәр атамасын хәрефләрдән җыйдылар.
2021 елның 17 февралендә «Олимп» һәм «Девон» Баулы командалары арасында 2008 елда туган хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Олимп» файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланды.
2021 елның 15-17 февралендә Зәй шәһәрендә А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубының яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды
Эш батыры – ил батыры, ди халык мәкале. Чыннан да, ил-көнебезнең байлыгы, муллыгы өчен җан атып йөрүче, көнне төнгә ялгап хезмәт куючыларның тырышлыгы мактауга, зур хөрмәткә лаек. Ә аларның уңганлыгын күрә белү – тагын да күркәм күренеш.
17 февраль көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. Халыкара туган тел көненә багышланган «Татар теле – анам теле» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Кичәнең кунаклары - "Сөембикә" клубы әгъзалары. Чара барышында танылган татар һәм җирле язучыларның шигырьләре һәм җырлары яңгырады.
17 февраль көнне «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясе кысаларында балалар китапханәсендә «Аларның исемнәрен хәтерлә» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 3б сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәче Гөлфия Хафизова Ватан сугышы геройлары турында сөйләде. Балалар Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнова, Лара Михеенко һәм Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләрен биргән башка пионерларның батырлыклары белән танышты. Өлкәннәр белән беррәттән алар разведкага йөри, мөһим мәгълүматлар алып кайта, дошман поездлары, машиналар, күперләр, складлар шартлата. Аларның һәр батырлыгын Ватан орденнар һәм медальләр белән билгеләп үтте.
Бу чара беркемне дә битараф калдырмады. Соңыннан балалар видеоклип карады һәм «Без горурланабыз, без хәтерлибез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышты.