ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, 2020 елның март-июнь айларында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һәм дәүләт аккредитациясе булган югары белем бирү оешмаларында укучылар арасында «Дүртенче сәнагать революциясе шартларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре» темасына фәнни эшләр I республика бәйгесен оештыра.

Талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү, башкару осталыгын һәм сәхнә культурасын арттыру максатыннан Казан шәһәрендә "Татарстан тавышы"Халыкара конкурсы узды.

Дусай моннары " яшь талантлар район конкурсы узды"

ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык чара узды

Төбәкара олимпиадада җиңүчеләрне котлыйбыз

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.

2020елның егерме алтынчы февралендә «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлекчәсе белгечләре Гөлия Мифтахова һәм Йолдыз Вафина тарафыннан Кукмара шәһәренәдә урнашкан кафеда «Именинниклар клубы» программасы кысаларында 20 балигъ булмаган бала өчен хәйрия ашы оештырдылар.

2020 елның 20-23 февралендә Биектау авылында «Зилант» спорт мәктәбенең билбау көрәше һәм самбо буенча тренеры һәм спортчы Энҗе Йосыпова Россиянең Атказанган тренерлары Мәгас Сәхәбетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча XVI Бөтенроссия турнирында катнашты һәм җиңүче булды.

Ярышлар район мәгариф учреждениеләренең җыелма командалары арасында узды. Команда составы 4 кеше: 2 егет һәм 2 кыз. Ярышларда районның 30 мәктәбеннән 118 кеше катнашты.

Җиңүчеләр: 46 кг  авырлык категориясендә Раниль Газизуллин (А.М. Булатов исемендәге лицей) һәм 56 кг авырлык категориясендә Максим Исаев (4 нче Кукмара урта мәктәбе). Ильяс Баһаманов 56 кг  авырлык категориясендә (1 нче гимназия) бронза призер булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International