27 февраль көнне балалар китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Иң татлы тел – туган тел" шигырь конкурсы үткәрелде. Конкурста «Гөрләвек» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменең балалары катнашты. Китапханә хезмәткәре Фирдания Закирова балалар өчен матур презентация әзерләде, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балалар дөньяда телләрнең күптөрлелеге, «Туган тел» сүзенең әһәмияте, әйләнә-тирә дөньяны танып белергә нәкъ менә ул ярдәм итә.
Балалар татар язучылары Г.Тукай, Р. Корбан, М. Әхмәтҗанов, Ш. Маннур, Х. Халиковның рус һәм татар телләрендә туган телләренә, туган як табигатенә багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Жюри нәтиҗә ясады. Китапханә директоры Касимова Резидә Хәкимулла кызы барлык катнашучыларга грамота тапшырды. Барлык катнашучыларга грамота тапшырылды. Чара «Туган телем – татар теле» китап күргәзмәсенә күзәтү һәм Г.Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
1 мартта Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы кичке (сменалы) мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен «У черты, за которой мрак» дип исемләнгән диспут-әңгәмә үткәрде. Компьютер презентациясе ярдәмендә Лилия Дамир кызы кеше тормышында наркотикларның һәлакәте турында сөйләде.
1 мартта Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы кичке (сменалы) мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен «У черты, за которой мрак» дип исемләнгән диспут-әңгәмә үткәрде. Компьютер презентациясе ярдәмендә Лилия Дамир кызы кеше тормышында наркотикларның һәлакәте турында сөйләде.
Бәйрәм кысаларында Кукмара районының 90 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында Байлангар авылында урам бәйрәме яңа форматта узды. Барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга әлеге бәйрәмнең видео материалы күрсәтелде.
Поч. Сутер авыл клубында район мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә мәдәният идарәсе җитәкчесе Р. Б. Нуриев, район мәдәният йорты директоры урынбасары Г. Р. Бадыгиева, Поч. Сутер һәм Югары Шөн авыл клубы мөдирлэре Л. Л. Иванова, Е. В. Сергеева, "Инвожо" удмурт халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Г. Г. Ахметов чыгыш ясадылар. Җыелышта бүгенге конгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр, ТАССРның 100 еллыгына, Җиңүнең 75 еллыгына, районның 90 еллыгына багышланган мәдәни чаралар турында сүз алып барылды.
Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.
Байлангар авылы китапханәчесендә авыл халкы өчен ТАССР төзелүгә - 100 ел, Бөек Җиңүнең -75 еллыгына, Кукмара районына - 90 ел тулу уңаеннан презентация һәм видеофильмнар күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү башкарыла.
Байлангар авылы китапханәчесе “Китап күңел көзгесе” дип исемләнгән кызыксындыру клубына йөрүче укучылар белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата әдәби дәрес үткәрде. Аларга сугыш темасын яктырткан И. Газинең “Йолдызлы малай”,”Сыерчыклар”,”Ана” хикәяләре укылды. Сугыш темасына видеофильмнар күрсәтелде.
Байлангар авылы китапханәчесе Нормабаш авылында "Хәтерләрне яңартканда" дип исемләнгән кичә үткәрүдә катнашты. Бу көнне авыл халкы өчен ветеран-журналист Рәшит Минлегалиев тарафыннан 1995-1997 елларда авыл сабантуйларында төшерелгән видеофильмнар күрсәтелде жырлар җырланды. Әлеге чара уңаеннан оештырылган китап күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Кичә чәй өстәле артында, истәлекләр белән уртаклашу белән тәмамланды.