ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

30 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә «Современница» клубының чираттагы очрашуы узды. Клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна «Сугыш чоры җырлары» дип исемләнгән әдәби-шигъри кичә үткәрде. Кичәдә катнашучылар “Священная война”, “Катюша”, “Огонек”, “В землянке”, “Синий платочек” җырларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, үзләре дә җырлап үттеләр. Чара Хәтер һәм Дан елына багышланды.

29 гыйнвар көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Кукмара ш. т. п.ның Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең” 7 б сыйныфы укучылары өчен «Һөнәрләр дөньясы» дип исемләнгән тематик сәгать узды. Чара компьютер презентациясе белән үрелеп барды. Лилия Дамир кызы һөнәрләрнең дөньякүләм классификациясе белән таныштырды, яшүсмерләрнең һөнәрләр дөньясы, һөнәри үзбилгеләнеш турында күзаллауларын киңәйтте.

 


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Кукмара  районы тәүлеклек  сөт  җитештерү  күләмен   300 тоннадан  арттырып җибәрде.    Кукмара  районы  хезмәтчәннәре  үзләренең  көндәлек  тырыш хезмәтләре  белән  тарихта  беренче  мәртәбә  һәм  Татарстан  Республикасы районнары арасында  беренче  булып, республикада  иң аз авыл  хуҗалыгы      җирләре  булган  килеш,    тәүлеклек  тулаем сөт савымын  300 тоннадан  арттырып  җибәрде.    

Районда  терлекчелекне  үстерүгә  саллы  өлешне  сөт җитештерүдә  күпьеллык  традицияләре  булган авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  кертә.     Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белешмәләре  буенча, «Вахитов ис.» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  һәркөнне  75 тоннадан  артык  сөт  сава,  «Урал» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  -     44 тоннга  якын.   Быел  «Рассвет» А/Ф” авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативында  да  югары  үсеш  динамикасы  күзәтелә,    тәүлеклек  савым   29,9 тонна  тәшкил  итә,  бу   узган  елга  караганда   6,2 тоннага  күбрәк,      «Вахитов» ҖЧҖенеке  - 17,4 тонна, аныкы   4,2 тоннаган  күбрәк,    «Восток»  ҖЧҖенеке - 23,1 тонна,     3,0 тонага күбрәк,   “Уныш” ҖЧҖенеке  – 15,5 тонна,  2,4 тоннага  күбрәк.     Шулай  ук  “Әсәнбаш Агро” ҖЧҖ дә  югары  продуктивлык  тәэмин  итә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының оператив  белешмәләре  буенча республикада авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  30 гыйнварга   тәүлеклек  тулаем  савым   3 605,2 тонна тәшкил итте, бу  узган  елның  шушы  көненә  караганда    199,5 тоннага (106%) күбрәк.

III Бөтенроссия "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясе һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 5в һәм 6в сыйныф укучылары өчен “Без барыбыз да – балачактан, сугыштан” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Ул сугыш вакытында балаларның авыр тормышы, иңгә - иң куеп сугышкан һәм тылда өлкәннәр белән бергә эшләүче яшь пионер - геройлар турында сөйләде. Балалар зур игътибар белән сугыш еллары фоторәсемнәре, Советлар Союзы Герое исеме, орден һәм медаль белән бүләкләнгән герой-пионер турында слайд карады. Балалар пионер-герой Володя Дубинин турында Лев Кассильнең «Улица младшего сына» әсәреннән өзек укыды. Ул унөч яшендә разведкага бара һәм дошманнар турында кирәкле мәгълүматлар таба.

 Чара китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән тәмамланды. Балаларга Бөек Ватан сугышы елларында герой-пионерларның батырлыклары турында язылган  китаплар укырга тәкъдим ителде.

1 нче Гимназия “Кукмара ш. т. п.ның Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең” урта сыйныф укучылары өчен Кукмара китапханәсенең китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы «Терроризм – һәркемгә кагыла торган куркыныч» дигән компьютер презентациясе белән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара ахырында укучылар өчен "Без терроризмга каршы" дигән буклетлар таратылды.

Әсән-Елга авылы китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Күңелле яшибез!” дип исемләнгән квест-уены үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп төрле  бәйгеләрдә катнашып "Конек-горбунок", "Мюнхгаузен  ядрәдә"  кебек уеннарда уйнадылар.  Әкият персонажлары турындагы сорауларга җавап бирделәр.

30 гыйнвар көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова «Миләшкәй» балалар бакчасы нәниләре өчен «Китаплар кунакка чакыра» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханәченең китаплар белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеге, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Әңгәмә матур презентация белән үрелеп барды. Алар төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр, зур кызыксыну белән китаплар һәм журналлар карадылар. «Укырга яраткан кеше», «Миңа китаплар бүләк итегез» видеоклип, “Китапханә” дигән мультфильм карадылар.

Лельвиж авылы китапханәчесе кече сыйныфлар өчен “Җәмгыятькә террорчылык-янау” дип исемләнгән әңгәмә-кисәтү үткәрде. Балалар өйрәтүче материалны зур игътибар белән карадылар һәм тәкъдим ителгән ситуацияләр турында фикер алыштылар һәм барысы да террорчылыктан куркырга ярамый дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки тормыш куркудан бик авыр һәм нәкъ менә шуңа ирешәләр дә. Соңыннан китапханәче балаларны “Җәмәгатьчелеккә террорчылык-янау” мәгълүмат стенды белән таныштырды һәм аларга, аларны укысын өчен, мәктәп укучылары терактлар вакытында үз-үзләрен тотышының төп кагыйдәләрен истә калдырсын өчен, белешмә, буклетлар, листовкалар таратты.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

"Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" III Бөтенроссия Акциясе һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова "Салават күпере" балалар бакчасының өлкән төркем балалары өчен "Балаларга сугыш турында сөйлибез" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Китапханәче Бөек Ватан сугышының фаҗигале көннәре, халкыбызның батырлыгы турында сөйләде. Соңыннан балалар Юрий Яковлевның "Сережа ничек сугышка барды" әкиятеннән өзекне игътибар белән тыңладылар. Әкияттә Сережа исемле малай турында сөйләнә, ул сугышны үз күзләре белән күрергә теләгән һәм бабасы белән бергә сугыш кырларына барып чыккан. Бу чарага балалар сугыш турында шигырьләр өйрәнеп килгәннәр һәм бик матур итеп сөйләделәр. Шулай ук хәрби тематикага рәсемнәр ясап алып килгәннәр иде. Рәсемнәрдә алар үзләренең сугышта катнашкан бабаларын, солдатларны, хәрби техниканы һәм  җиңү шатлыгын сурәтләгәннәр. Балаларга грамоталар тапшырылды.

 "Сугыш чоры балалары" дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Бөек Ватан сугышы геройлары, партизаннары һәм разведчиклары турында китаплар тәкъдим ителде. Чара китапларга күзәтү һәм сугыш турында видеофильм карау белән тәмамланды.

Сишәмбе, 28 гыйнвар көнне, "Кояшкай" доброволецлар отряды волонтерлары "Ялкын" яшүсмерләр клубы белгечләре белән берлектә Зур Кукмара авылы территориясендә җимлекләр әзерләделәр һәм элделәр.

Кышкы чорда кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ.. Акциянең төп максатлары: балаларның һәм яшүсмерләрнең кышлаучы кошлар, аларның яшәү рәвеше, әйләнә-тирә мохит белән бәйле күзаллауларын ныгыту, кошлар тормышында кешенең роле, кошларга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү, авыр кышкы шартларда ярдәм итү теләге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International