ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

21 гыйнвар көнне «Кыңгырау» балалар бакчасының «Елмаю» һәм «Йолдызчык» урта төркемнәре нәниләре балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче Фирдания Закирова "Сихри китап дөньясы" дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Ул балаларны төсле балалар китаплары һәм журналлар, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштырды: китапханәгә ничек язылырга, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап бирделәр, видео-клип, видеофильм һәм мультфильмнар карадылар. Чара «Минем беренче китапларым» дип исемләнгән  китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

Әлеге бүләк “Демография” илкүләм проекты кысаларында әзерләнгән һәм ул аз керемле гаиләләргә каралган

Төзекләндерү эшләре 38 миллион 448 мең 554 сумны тәшкил итә

Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Китап һәм бала” кызыксындыручылар клубына йөрүче балалар белән авылыбызда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктына “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Анда эшләүче фельдшерлар үзләренең эшләре турында сөйләделәр, балаларга сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Әлеге сәяхәт балаларга бик ошады.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 17-18 гыйнварында Арча шәһәренең «АрчаАрена» спорт мәктәбе базасында А.В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубының яшь хоккейчыларының 2005-2006 елгы командалар арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды

Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары советы җитәкчесе Фәизов Мидхәт Ахун улын 70 яшьлек юбилее белән котладылар. Мидхәт Ахун улы озак еллар Зур Кукмара урта мәктәбе директоры булып эшләде. Юбилярга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

Балыклы авылы китапханәчесендә Бөек Жиңүнең 75 еллыгы унаеннан мәктәп укучылары  сугыш чоры балалары белән очрашты. Алар үзләренең сугыш елларындагы кичерешләре турында уртаклаштылар. Килгән кунаклар “Без тынычлык телибез” дип исемләнгән китап күргәмәсе белән танышып үттеләр. Ә балалар исә, сугыш темасына шигырьләр, жырлар, биюләр башкардылар.

«Татарстан Республикасы Ел тәрбиячесе – 2020 " республика һөнәри конкурсы кысаларында Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары Советы иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәренең абруен күтәрү, балалар бакчалары педагогларының педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан өч турда узган балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында конкурсның муниципаль этабы игълан ителде. 

Аш-Буҗи авылы китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен “Китап дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән китап бәйрәме үткәрелде. Балалар китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар: китапханәдән төп файдалану кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар өчен “Әкияттә кунакта” дигән әкиятләр буенча викторина мавыктыргыч булды, шулай ук табышмакларга җаваплар таптылар, китап турында мәкальләр искә төшерделәр. Кичә ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International