ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

22 гыйнвар көнне Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Н.Җиһанов исемендәге «Мирас» V татар музыкасы фестивале, ТАССРның 100 еллыгына багышланган, иҗат кичәсендә булдылар. 

Биредә “Уйныйк әле милли уеннар” дип исемләнгән танып-белү һәм күңел ачу программасы узды


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 23 гыйнварында Нагорный бистәсендә  Кыш Бабай призына тау чаңгысы спорты буенча Ачык Беренчелек үтте

23 гыйнвар көнне Кукмара үзәк китапханәсендә «Салават күпере» иҗат берләшмәсенең чираттагы очрашуы узды. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы «Язучы - фронтовиклар» дигән компьютер презентациясе белән әдәби сәгать үткәрде. Чара Хәтер һәм Дан елына багышланды.

2019 - 2020 уку елында Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы йомгаклары буенча тантаналы чара 2020 елның 22 гыйнварында Күппрофильле лицей базасында узды.

23 гыйнвар көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы, «Наз «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» ял итүче пенсионерлар өчен «ТАССР Мәгариф һәм үсеш тарихы» дигән компьютер презентациясе белән тематик сәгать үткәрде.

  2020 елның 22 гыйнварында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү  үзәгендә  һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен район үзәк даруханәсенә экскурсия оештырылды.


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

«Гайдарны бүген укыйбыз» II Халыкара акция кысаларында балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең 4а сыйныф укучылары өчен «Гайдарның хикәясен укы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара «Гайдар алга атлый " видеоклипын караудан башланды. Китапханәче Гөлфия Хафизова балаларны язучының кыска, әмма якты тормыш юлы белән яшәгән  гаҗәеп биографиясе белән таныштырды. Балалар  тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр, укылган китаплары буенча алган тәэсирләре турында сөйләделәр. С.Маршак һәм С. Михалковның Аркадий Гайдар турында язган шигырьләрен укыдылар. «Хәрби сер турында әкият» мультфильмын караганнан соң, зур кызыксыну белән тест сорауларына җавап бирделәр. Чара "Гайдарны бүген укыйбыз" китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 15-22 гыйнварында Башкортостан Республикасының Белорецк шәһәренең «Мраткино» тау чаңгысы комплексы базасында «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Наумова Лариса һәм Комарова Алена  тренер Наумов Н.Е. җитәкчелегендә «ЗТР Кедрина Л. В. истәлегенә» тау чаңгысы спорты буенча бөтенроссия ярышларында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International