16 гыйнвар көнне Үзәк китапханә китапханәчесе «Милосердие» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен «Су асты патшалыгында яшәүчеләре» дип исемләнгән экологик викторина үткәрде. Балалар “Су астында яшәүчеләр” дигән презентациядән диңгез тирәнлекләрендә яшәүчеләр турында белделәр. Балалар кызыксынып кроссвордлар чиштеләр, «Су асты дөньясы табышмаклар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Балалар китапханәсе абонементында һәм уку залында укучылар өчен Хәтер һәм дан елына багышланган «Хәтер йөрәктә һәм китапларда», “Хәтерлибез, данлыйбыз, горурланабыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә узган сугыш вакыйгалары, батырлыклары, тарихлары турында әдәби әсәрләр тәкъдим ителгән.
Лельвиж авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кукмара гербы тарихы” дип исемләнгән тарихи экскурсия үткәрде. Ул Кукмара районы гербының барлыкка килү тарихы, нинди төсләр күрсәтелүе турында сөйләде. Хикәя Кукмара районы тарихы турындагы китаплардан фрагментлар күрсәтү белән озатылды. Чарада “Кукмара районына 90 яшь!” дигән китап күргәзмәсе эшләде. Ә мәгълүматны беркетүдә катнашучылар Кукмара районы гербын ясадылар.
Ул районыбызда узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган
12.01.202020 Лубян авылында, ТАССР төзелүгә багышланган, Лубян авылы һәм Сосновка шәһәр тибындагы поселогы командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу булды. Җиңүне Лубян авылы командасы 6:3 исәбе белән яулады.
Үзәк китапханәдә Хәтер һәм Дан елына ретро – фотокүргәзмә эшли башлады. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк. Фото күргәзмәне хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В. Г. әзерләде һәм тулыландырды.
11.01.2020 Лубян авылында Лубян урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары арасында чаңгы шуу оештырылды
14 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов төбәк аграр ведомстволары җитәкчеләре, тармак берлекләре һәм фәнни бергәлек җитәкчеләре белән селектор киңәшмәсе уздырды, ул язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм үзебезнең чәчүлек материалын куллану мәсьәләләренә багышланган иде.
2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кереште, биредә төп ставка кооперацияне үстерүгә ясала.
Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары «Кечкенә җиңүләр» программасы буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшлиләр, балаларда коммуникатив һәм иҗади күнекмәләр үстерәләр, бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә өйрәтәләр.