2019 елның 22 декабрендә «Олимп» спорт мәктәбендә тренер Сайфутдинов Д.Ф. һәм аларның әти-әниләре җитәкчелегендә «Хоккей» бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр арасында «Кышкы спорт» бәйрәме узды.
2019 елның 21 декабрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тимераякта фигуралы шуу буенча Ачык Беренчелек узды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр шактый күп. Мәсәлән, узган атнада Арча районында «Яңа эш башлаучы фермер» һәм «Гаилә терлекчелек фермалары» программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына төзелгән 4 ферма бер үк вакытта ачылды.
Республиканың сөтчелек тармагы алдагы елларга үсеш ноктасы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
2019 елның 20 декабрендә 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге матчы узды
Беренче мастер-класс табигать материалларыннан: каен агачлары, чыршы ботаклары һәм күркәләрдән Яңа ел шәмдәлен ясауга багышланган иде.
Бүген Кәчимир авылында республика программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Авыл халкының шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин уртаклашты. “Домострой” җәмгыяте җитәкчесе Азат Нәбиев клуб мөдире Миләүшә Әхәтовага символик ачкыч тапшырды.
Бакчага район башлыгы Сергей Димитриевтан 200 мең сумлык бүләк сертификаты тапшырылды.
Бүген район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге район делегациясе Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XIV съезды эшендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Авыл җирлекләре һәм республика муниципаль учреждениеләре җитәкчеләре 100 яңа автомобиль ачкычлары алдылар. Алар арасында Кукмара шәһәре, Мәмәшир авыл җирлеге һәм Ош. Юмья авыл җирлеге житэкчелэре дэ бар.