ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

18 декабрь көнне Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Әкият»Татар дәүләт курчак театрында узган Яңа ел чыршы бәйрәменә бардылар. 

18 декабрьдә Казан шәһәрендә "Татарстанның эшлекле партнерлары"форумы узды. 

"Кукмара балы" СПСК 10 граммлы стикпакетта бал тәкъдим итте. Бу Республикада 10 граммлы стикпакетта бал чыгара торган беренче җитештерү һәм Россиядә беренчеләрдән булып тора.


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Байлангар балалар бакчасында беренче тапкыр “Татар кызчыгы-2019” бәйгесе үтте.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

Пиротехник эшләнмәләрне кулланганда янгын куркынычсызлыгы чаралары

Татарстан Республикасында 2019 елның 18-20 сентябрендә «Патриот» республика спорт - патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының (берләшмәләренең) XVI ачык слеты узды.

Киңәшмә барышында умартачылар үзләрен борчыган сорауларын да бирделәр, бигрәк тә басуларны химик препаратлар белән эшкәртүне киметү кирәклеге турында фикерләрләр әйтелде.

Мәскәүдә, Мәскәү, Калуга өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында «профессиональ керемгә салым»махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент уза. Экспериментның максаты кешеләргә үзләре өчен файдалы, максималь уңайлы һәм гади, алар өчен гадәти мохиттә легаль эшчәнлек алып бару мөмкинлеге бирергә тиеш. Салым түләүләрен «Минем салым» мобиль кушымтасында күзәтеп торырга һәм алып барырга мөмкин.

18 декабрь көнне балалар китапханәсендә «Росинка» клубының чираттагы дәресе - «Балаларга җәнлекләр турында» дип исемләнгән әдәби викторина үтте. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова балаларны кызыклы әкиятләр белән таныштырды, хайваннар да кешелеклелек сыйфатларына ия була, алар уйлыйлар, гамәлләр кылалар. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, табышмаклар һәм тестлар чиштеләр, белделәр, «Сәяхәтчеләр», «Китап битләре буйлап " һ. б. конкурсларда катнаштылар.

Чара ахырында балалар «Сәяхәтче бака» һәм «Арыслан һәм Ташбака» мультфильмнарын карадылар. Балаларга китапханәдә булган кызыклы һәм мавыктыргыч әкиятләр китаплары тәкъдим ителде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International