ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Ул авырудан соң ике аяксыз калган һәм хәзер беренче төркем инвалид икән. Бүгенге көндә аны балалары: кызы һәм студент улы тәрбияли.

2019 елның 8 декабрендә Кукмара сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары укытучылары Хөснетдинова Лилия Мансур кызы җитәкчелегендә Балтач сәнгать мәктәбе белән берлектә "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясендә узган "Тамчы шоу" интеллектуаль - күңел ачу уенында катнаштылар. Н

56 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында Ильяс Баһаманов җиңүче булды(1нче гимназия), 48 кг.га кадәр авырлык категориясендә Ранил Газизуллин ( А. М .Булатов исемендәге лицей) бронза призеры булды. Укучыларыбызны котлыйбыз, укуларында һәм спортта уңышлар телибез.

46 кг авырлык категориясендә Арина Кибякова көмеш призер булды , 57 кг авырлык категориясендә Диләрә Нурмөхәммәтова(А. М .Булатов исемендәге лицей) бронза медаль яулады. Без тәрбияләнүчеләребезне котлыйбыз, укуда һәм спортта уңышлар телибез.

2019 елның 4 декабрендә Кукмара шәһәренең 5 нче номерлы « Йолдызлык» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында тиз шахмат буенча шәхси-команда беренчелеге узды. Җиңүчеләргә медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. 

2019 елның 8 декабрендә ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Кукмара районы Ачык Чемпионатының III туры узды.
Уеннар нәтиҗәләре:
1. Зур Кукмара-Ялкын 2004 8:1
2. Нур Баян-Адреналин 7:2
3. Бертуган Комаровлар-Манзарас 12:2
4. Ихлас-Сосновка 9: 8
5. Киндеркүл-Пармезан 7:7
6. Ломбардия Голд-Яшьлек 7:5
7. Сазтамак - Мишәбаш 9:2


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 8 декабрендә тренерлар Ганиев И. М., Сәйфетдинов Д. Ф. һәм ата-аналар  җитәкчелегендә «Хоккей» бүлекчәсе укучылары Николаев Тимурга  Халыкара инвалидлар көне кысаларында бүләкләр һәм күчтәнәчләр белән килделәр.

2019 елның 6 декабрендә «Олимп» спорт мәктәбендә «РСО Кар десанты» Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында студентлар «Хоккей» бүлекчәсе белән шөгыльләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» оештырдылар һәм үткәрделәр.

2019 елның 9 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында «мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерүдә музыкаль-бию һәм фольклор уен культурасы» проектын тормышка ашыру максатыннан Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Кукмара шәһәренең «Шәфкать» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Без бергә» дип исемләнгән концерт-күңел ачу программасы оештырдылар. 

9 декабрь көнне балалар китапханәсе китап укучыларны каршы алды. 4 нче мәктәпнең 1Б сыйныфы укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «Китап сезне кунакка чакыра» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар өчен китапханә белән танышу – яңа кызыклы дөнья ачу. Абонемент һәм уку залы белән танышканнан соң, беренче сыйныф укучылары китапларга сакчыл караш, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар, әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, мультфильмнар карадылар. Чара абонемента тәмамланды, беренче сыйныф укучылары китапханәгә язылдылар, үзләренең беренче китабын һәм мәдәни көндәлегендә билге алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International