Коррупциягә каршы карашны формалаштыру, хокук белеме һәм хокукый культура дәрәҗәсен арттыру максатларында, 2019 елның 12 ноябрендә Кукмара муниципаль районының «Форпост» әгъзалары белән «Коррупция һәм Кеше хокуклары» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.
Бу хакта күптән түгел Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узган Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында “Бәрәкәт” ССК” АХП рәисе Рәмис Сәхапов сөйләде.
Бүген, 2019 елның 12 ноябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә «Әдәплелек дәресе» уздырылды. Балалар “әдәплелек нәрсә ул?” дигән сорауга җавап алдылар.
2019 елның 11 ноябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге белгечләре «Роналд Макдоналд Йорты» Хәйрия фондының чираттагы вебинарында катнаштылар .
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның икенче сентябреннән башлап, диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү башланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 ноябрьдән аграрчылар өчен ташламалы лизинг механизмын гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан үзгәртелүе турында хәбәр итә: Паркны яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.
2019 елның 11 ноябрендә Лубян урман-техник колледжы базасында «Яшьләр арасында хокук бозуларны һәм социаль-тискәре күренешләрне профилактикалауда «Форпост» яшьләр хәрәкәте эшен камилләштерү турында»дигән темага түгәрәк өстәл булып узды.
6 ноябрь көнне "АТЛАНТ" клубында өстәмә белем бирү педагогы Мәҗитова Гүзәл Зөфәр кызы "татар милли хатын-кыз бизәкләре"темасына лекция үткәрде. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
"Волонтер-син кирәк!" 11 ноябрьдә 1 һәм 2 курс студентлары арасында узган әңгәмә шулай дип аталды. Әңгәмәне «АТЛАНТ» яшьләр белән эшләү буенча белгеч Дуглава Е. А. үткәрде.. Балалар волонтерлык хәрәкәте тарихыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр. Студентлар арасыннан күбесе мәктәптә укыганда волонтерлык хәрәкәтенең социаль һәм экологик проектларында катнашты. Бу өлкәдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Укучылар-кызыксынучан халык. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "тележурналистика" бүлекчәсе укучылары җитәкчеләре белән бергә «хезмәт даны»редакциясенә экскурсиягә килгәч, район газетасы хезмәткәрләре дә моңа тагын бер тапкыр инандылар.