Трыш авылы китапханәчесе 4-6 яшьлек укучылар белән балалар язучысы Нур Гайсинның иҗаты буенча шигырьләрен уку, рәсем ясау конкурсы оештырды. Балалар “Йөзек салыш”, ”Кәбестәле” уеннарында катнашып үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Вәгазьгә рәхим итегез!
7 ноябрь көнне Үзәк мәчеттә "Мөселманнар җыены" кысаларында Казанның "Дин Ислам" мәчете имам-хатыйб Инсаф хәзрәт Ибатуллин вәгазе була.
Башлана 19.00 сәгатьтә.
Фильмның премьерасы бу якшәмбедә, 10 ноябрьдә 12.50 сәгатьтә»Россия-Мәдәният " телеканалында булачак.
5 ноябрь көнне, капиталь ремонттан соң тамашачылар залын ачу кысаларында, Туембаш авылында район мәдәният йортының иҗат төркеме шушы истәлекле көнгә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм концерты куйды. Концерт программасы барышында тамашачыларны авыл җирлеге башлыгы И.Ф. Гарипов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Р. Б. Нуриев котлады, ул иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
2019 елның 2 ноябрендә Кукмара чаңгы базасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Кукмара патриоты» дигән көзге марш-бросок булып узды.
2019 елның 26 октябрендә «Без – Россия гражданнары» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Олимп» Хоккей бүлеге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар җитәкчелегендә тренер Ганиев и.М. җитәкчелегендә « Ак Барс» һәм «Барыс» арасында КХЛ матчын карадылар
2019 елның 2 ноябрендә Боз сараенда Халык бердәмлеге көненә багышланган ветераннар командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Кукмара, Арча, Сосновка, Балтач, Байлар Сабасы командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Сосновка», икенче урынны «Арча», «Кукмара» командасы җиңүче булды.
«Иң яхшы капкачы» номинациясендә Олег Мөхәммәтҗанов (Арча) бүләкләнде,
«Иң яхшы сакчы «- Айрат Сәйфетдинов (Кукмара),
« Иң яхшы һөҗүмче» - Альберт Хәбибрахманов (Сосновка),
«Иң яхшы уенчы» - Ягъфәр Зыятдинов (Кукмара).
Турнир призерлары Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе кубоклары белән бүләкләнде.
2019 елнын 4 ноябрендә 2008 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге матчы узды, Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм Биектау шәһәренең «Биектау» командалары арасында. Уен «Олимп» команда файдасына 5:3 исәбе белән тәмамланды.
Беренче урынны Ислам Шәфыйков һәм Әмилә Яппарова алды, икенче урында Инзилә Гарипова һәм Әмилә Яппарова, өченчедә-Чулпан Семенова һәм Мөхәммәтхазиев Гамил.
Ярышларда 100дән артык бала катнашты, үз узышларында җиңүчеләр: Язилә Хәбибуллина, Эмиль Хәбибрахманов, Рузилә Нуриева, Булат Сибгатуллин, Милана Сковородина, Әмир Михайлов,Чулпан Мотыйгуллина, Эмиль Степанов, Никита Данилов, Камил Хәбибуллин, Эдуард Кругляков, Кәрим Шәфигуллин, Полина Поткина,Энҗе Усманова,Таңсылу Рәхимҗанова, Динә Антонова, Эльза Михайлова, Алия Сафина. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.