31.10-02.11.2019 Казан шәһәрендә «Зилант " спорт мәктәбе тренеры һәм спортчысы Энҗе Юсупова (тренер Марс Бәдертденов) 66 кг га кадәр булган билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында катнашты һәм бронза призеры булды. Энҗе Хәлиловнаны югары нәтиҗә белән котлыйбыз һәм алга таба да спорт уңышлары телибез.
Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү базарындагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Татарстан Республикасы-Россия Федерациясенең дәүләт субъекты. Россиянең күп кенә бәйрәмнәре безнең республикада да билгеләп үтелә, Татарстан өчен бик мөһим даталарның берсе 6 ноябрь - Республика Конституциясе көне.
«Атлант» Ү/К хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бию флешмобы үткәрделәр.
Кукмара районы Нырья авылы мәдәният йорты каршындагы "Сактон" удмурт халык фольклор ансамбле "Безнең йорт-Татарстан" Этнофестиваленең Гала концертында катнашты һәм лауреат дипломы белән бүләкләнде.
1 ноябрь көнне «Атлант» Лубян авылы яшьләре арасында «Акыллар көрәше» дигән интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда 4 команда катнашты.
4 ноябрьдә, Бердәмлек көне кысаларында, район мәдәният йортында сәхнә ветераннары катнашында бәйрәм концерты булды. Концерт программасында ретро-җырлар һәм заманча композиторларның җырлары яңгырады. "Акварель" һәм "Асыльяр" хореография ансамбльләре район территориясендә яшәүче халыкларның биюләре белән чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2019 елның 13 ноябрендә Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар линия» үткәрә.
31 октябрь конне, Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт һәм республика дәрәҗәсендәге хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында төзелеш һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, спортчылар, педагоглар, мәдәният эшлеклеләре һәм хезмәт ветераннары бар.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Кукмара инвалидлар җәмгыяте рәисе Нигматзянов Равил Абдулла улын билгеләп үттеләр.
Талантлы һәм перспективалы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга һәрьяклап ярдәм итү максатыннан, 2019 елның 30 октябрендә Казан шәһәрендә "Талантлар бердәмлеге"Халыкара конкурсы узды. Конкурста балалар һәм яшүсмерләр сәнгать коллективлары, вокал, хореография, цирк һәм театр жанрлары, инструменталь башкару солистлары, 4 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге балалар мода театрлары катнашты.