ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында сыер абзарларын, машина-трактор паркларын, ындыр табак хуҗалыкларын, яшелчә-бәрәңге саклагычларын һәм сыер абзарларын капиталь ремонтлау чараларын үтәү, 2019 елда силос-сенаж траншеяларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

10 июнь көнне үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы КЦСОН “Тылсым” балалары өчен «Россия, синең белен горурланабыз” дигән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында ул балаларны бәйрәмнең тарихы, Россияның символлары, аларның килеп чыгышы һәм мәгънәсе белән таныштырды.  Шулай  ук «12 июнь- Россия көне» дигән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Балалар Россия турындагы кызыклы конкурс һәм викториналарда да бик теләп катнаштылар.

 

7 май көнне  социаль ярдәм үзәге” Наз “ бүлегендә ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскира Харис кызы , “Күңел кыңгыраулары” дигән әңгәмә уздырды . Әлеге кичәдә якташ язучы Розалия Яппарованың  “Көзге ташу” дигән беренче китабы тәкъдим ителде. Кичә барышында шагыйрә үзе белән, үз иҗаты белән таныштырды, үзенең китабыннан туган ягыбызга, әниләргә, өлкәннәргә багышланган шигырьләрен укыды.

 

"Көнкүреш туфрагында гаилә иминлеген һәм конфликтларны кисәтү» 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 11.06.2010-9: 00 сәгатьтә балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне узачак.

тел: 8843 64 2-66-45

Хөрмәтле Кукмара районы халкы!

2019 елның 21 июнендә 20.30 сәгатьтә Кукмара киез итек-киез комбинаты скверында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Хәтер шәме" акциясе узачак.


7
июнь, 2019 ел
җомга

КУКМАРАДА УЗАЧАК  “САБАНТУЙ”  БӘЙРӘМЕ ПРОГРАММАСЫ

09  июнь 2019ел

Беренче урынны Андрей Данилов 100м дистанциядә , Эдуард Кругляков 50 м ирекле стильдә, Никита Данилов 50 м аркада, Чулпан Мотыйгуллина 100м брасс белән. Икенче урынны Андрей Данилов 100м га брасс белән йөзүдә, Эдуард Кругляков 100м комплекслы йөзү белән, Алия Сафина 50 м га аркада һәм 100м га ирекле стиль белән йөзүдә, Эльза Михайлова 100м брасс белән, Никита Данилов 100м ирекле стиль белән йөзүдә алды. Камил Хәбибуллин 50 м га ирекле стиль белән һәм 100 м га комплекслы йөзүдә, Әмир Михайлов 50 м га аркада йөзүдә, Ильяс Гафиятуллин 100 м га брасс белән йөзүдә, Гөлзада Рәхимҗанова 50 м га аркада, Данил Сабирҗанов 100 м га ирекле стиль белән йөзүдә өченче булды.

Байлангар авылы китапханәсе каршында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Күңелле балачак" дип исемләнгән балалар бәйрәме узды. Бәйрәмдә балалар күңелле танып-белү уенында катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Аннан спорт эстафетасында катнашып күңел күтәренкелеге алдылар. Соңыннан баллы өстәл оештырылды.

Түбән Комар авылы китапханәчесе "Православие инициативасы" программасы буенча "Книжная Полянка» җәйге мәйданчыгында Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинга багышланган " Әкияти аланда Лукоморья» дип исемләнгән әдәби лабиринт уздырды. Шулай ук "Пушкин воспеты Строкою » дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Бәйрәмдә өлкән һәм урта яшьтәге балалар бик теләп катнашты. Пушкинның акыллы әкиятләре тормышны бөтен кыенлыкларында аңларга өйрәтәләр, хисләрне һәм фикерләрне ачып бирәләр.

Балалар һәм өлкәннәр Александр Пушкинның балачак еллары,  әкиятләрдән өзекләр сөйләделәр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә соңыннан "Балыкчы һәм балык турында әкият" тыңладылар, Вислух Павлова Элина һәм Бекчентеев Григорий әсәрләрен укыдылар. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International