ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсәнова клуб хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан “Картая мени соң йөрәк...” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрде. 

            

 "Уңыш бәйрәме" уңаеннан куелган концертта авыл үзешчәннәре һәм студентлар катнашты. Ул көнне көзге муллыктан күргәзмә дә әзерләнгән иде.

Туган якны өйрәнү музеенда “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы узды. Оешманың җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина очрашуга 35 ел элек районыбызның Әсән Елга авылыннан Австралиягә күчеп киткән якташыбыз, язучы София Вәлиеваның сеңлесе Гайшә һәм аның тормыш иптәше Зыя әфәнде, Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәреннән һәм Санкт Петербургтан кайткан якташларыбызны чакырган.

Чара Манзарас мәктәбендә оештырылды.

Манзарас мәктәбендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, “Әтиләр Советы”ның рәисе Ришат Касыймов, советның әгъзалары катнашында утырыш узды. Чарага мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары чакырылган иде.

28 сентябрь көнне Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нәфыйкова   Австралиядән кайткан якташларыбыз Гайшә һәм Зыя Маскилар белән очрашу үткәрде. 

 Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова Зур Сәрдек авылы  гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары - 41 балага "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшырды. 

23 сентябрь  Манзарас  мәдәният йортында китапханәче Фирая Сабирова  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Сөмбелә бәйрәме үткәрде. Бәйрәмдә балаларның чыгышы төрле уеннар, җырлы-биюле тамаша белән бергә үрелеп барды.  Барлыгы  40 тамашачы катнашты.

         

"Зилант" спорт мәктәбендә "Без - бергә" дигән исем астында дингә ышанган яшьләр арасында мини-футбол буенча ярыш узды.

Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру,  туган җиребезгә, игенче хезмәтенә, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү максатыннан Пчак авылы китапханәчесе Фирдәусә Галимова клуб хезмәткәрләре белән  берлектә”Сөмбелә” бәйрәме үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International