ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

Бу дәрес йогышлы тире авыруларын профилактикалауга багышланган иде. Дәрестә өлкән шәфкать туташы Габдерахманова Индира Габдулбаровна балаларга корчаңгы белән ничек зарарланырга мөмкин булуын, авыруның төп билгеләре турында аңлаешлы итеп аңлатты.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 13 апрелендә балалар командалары арасында Космонавтика көненә багышланган хоккей турниры узачак.

   Турнирда катнашучылар:

           Кукмара ш. " Акулы» 

           Арча шәһәре " Драконы» 
           Б.Сабасы "Тимерхан"

           Кукмара ш. "Ягуар-2011"

Башлана 9.00

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга план буенча ремонт эшләре графигы нигезендә, Шәмәрдән торак пунктында радиотелеүзәктә 2019 елның 15 апрелендә аналоглы һәм цифрлы телевидение программаларын тапшыруны туктатып, 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайныны искә алу көне уңаеннан 24 нче апрель көнне 13.00 сәгатьтә Балыклы авылы китапханәсендә “Тукай яши, яшьни яшәрә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Биредә шагыйрьнең тормыш юлын иҗатын чагылдырган “Соклана кояш, сөенә дөнья татарның Тукаена” дип исемләнгән китап күргәзмәсе урын алачак. Кичәдә укучылар башкаруында әдипнең әсәрләре, шигырьләре, җырлары яңгыраячак. Барлык әдәбият сөюче дусларны, райондашларны, авылдашларны әлеге кичәдә көтеп калабыз!

 

         10 апрель көнне Кукмара Үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кукмара ш.т.п. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"сенең 8 сыйныф укучылары өчен “Меж звезд и галактик” дип исемләнгән уен программасы узды.  Үсеп килүче яшь буынга 20 гасырның иң данлыклы бәйрәмнәрнең берсе булган  Космонавтика көне, Ю. Гагаринның тормыш юлы турында сөйләнелде һәм сорауларга җаваплар табылды. Әлеге чараны китапханәче Пахомова Валентина Геннадиевна библиотекарь-педагог Салихова Фәнисә Маснави кызы белән берлектә үткәрделәр.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - идарә) җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча 2019 елның 10 апреленнән 1 маена кадәр «Кайнар линия» не үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 яки 2-72-05 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

«Зилант " спорт мәктәбе спортчысы һәм А. М. Булатов исемендәге лицейның физик культура укытучысы Альберт Шәңгәрәев (74 кг авырлык категориясендә) һәм аның тренеры Марес Бәдертденов( 52 кг авырлык категориясендә ) көмеш медальләр яулады.

Ярышларда 10 команда катнашты : Зилант, Арча, Зур Кукмара, Кукмара 4 нче урта мәктәбе, Уржум, Минзәлә, Менделеевск, Җыелма (Яныл авылы җыелма командасы + 1 нче Гимназия), Теләче, Шәтке (Теләче районы). Арча командасы җиңде, икенче урында – Зилант, өченчедә – Шәтке .

Россиядә Театр елы кысаларында, районда авыл җирлекләре арасында театр коллективлары конкурсы уза


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International