ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Сергей Димитриев очрашуга җыелган өлкәннәрне районның бүгенге социаль-икътисадый торышы һәм киләчәккә үсеше планнары белән таныштырды.

 

Тартма ачылу тантанасыннан соң, Түбән һәм Югары Комар авылы командалары арасында иптәшләрчә матч үткәрелде

Хоккей тартмасы ачылу – авыл халкы өчен бик мөһим чара. Күптән түгел шундый спорт объекты Урта Комар җирлегендә дә эшли башлады.

Кичә, ягъни 30 гыйнварда,  район мәдәният йортында "Ике йөрәк" танышу клубының чираттагы очрашу кичәсе булып үтте. 

30 январь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Современница”  клубының теарт елына багышланган чираттагы утырышы үтте. Клуб  җитәкчесе Валентина Генадьевна театр тарихы турында сөйләде, презинтация күрсәтелде. Клубка йөрүчеләр театр турындагы викторина һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар.

30 гыйнвар көнне Зур Кукмара мәдәният йортында скандинавча йөрү буенча мастер-класс оештырылды. 

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Бар һөнәр дә мактаулы” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Балалар 2 командага бүленеп төрле һөнәр ияләре турында сөйләшеп "Что за профессия “дип исемләнгән уенда катнашып  башваткычлар чиштеләр.

Яшь буынга  хәрби -патриотик тәрбия бирү максатыннан Өлге авылы китапханәчесе 8 класс укучылары белән Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл территориясен кардан чистартуда катнашты.

Ярышларда Кукмара шәһәре, Байлар Сабасы , Арча шәһәре, Балтач, Балык Бистәсе районыннарыннан 160 тан артык бала катнашты.. Кукмара районы данын «Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучылары Эдуард Хөсәенов, Альберт Закиров, Рамилә Галимҗанова, Римма Рәхмәтуллина укучылары һәм тәрбияләнүчеләре яклады.

Җиңүче булып Яныл авылы мәктәбе укучылары һәм 3 нче номерлы КСШ кызлар җыелма командалары, икенче урында-Зур Сәрдек һәм 4нче урта мәктәп командалары, өченчедә – Манзарас һәм П.Сутер авылы мәктәпләре командалары танылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International