Үз үлчәү авырлыкларында күппрофильле лицейдан Арина Кибякова, Әдилә Газизова, Камилә Хөсәеновалар – көмеш, Диләрә Нурмөхәммәтова һәм Манзарас урта мәктәбеннән Алинә Нурматова бронза медаль яулады.
“Зилант” спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары – Альберт Закиров) 13-15 яшьлек малайлар, 11-13 яшьлек кызлар арасында Казан шәһәрендә үткән республика беренчелегендә катнаштылар.
Ярышка якын-тирә өлкәләрдән барлыгы 300дән артык кеше җыелган иде
Алар киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуын тикшерделәр
12 нче декабрь көнне 14.00 сәгатьтә
Кукмара үзәк китапханәсендә кунакта күренекле язучы, драматург, Мәхмүт Кашкарый исемендәге халыкара премия лауреаты, популяр китаплар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, "Казан утлары"ның проза бүлеге мөхәррире, «Мәйдан» журналының әдәбият бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева.
Хөрмәтле кукмаралылар, әдәбият сөючеләр, А.Әхмәтгалиева иҗаты белән кызыксынучыларны очрашуда көтеп калабыз. Очрашуда үзегезне кызыксындырган сорауларны язучыга җиткерә аласыз.
Рәхим итегез!
Анда мөфтият һәм районыбыз хакимияте вәкилләре, башка төбәк кунаклары – дин һәм сәнгать әһелләре катнашуы көтелә
Декабрьдә бәя төшә - газетага язылып кал һәм яңа акциядә катнаш!
Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2018 елның 4 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында балалар музыка мәктәбе көче белән «Балалар - балаларга»дигән хәйрия концерты уздырылган.
4 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен инвалидлар декадасына багышланган «Мы все можем» исемле уен программасы үткәрде. Балалар төрле викториналарда, уеннарда актив катнаштылар.
Зур Кукмара авылында яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы Даутова Әминә Василий кызын сиксән яшьлек юбилеен билгелэп утте