ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Лубян авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте. Киңәшмәгә кадәр район башлыгы Сергей Димитриев Лубян урман-техник көллиятендә алып барылучы төзекләндерү эшләре белән танышты, балалар бакчасында булды, “Тузган торакны бетерү” программасы буенча төзелүче йортларда эш барышын карады. 


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә яшь башкаручыларның “Беренче адымнар” дигән төбәк фестиваль-конкурсы узды. Бәйгедә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 800дән артык яшь талант катнашты.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Выше радуги” ансамбле кызлары Алина Малова һәм Алена Ишмурзина “Орленок” Бөренроссия лагереның кышкы иҗади сменасында катнаштылар.

 

 

17 февральдә 9.00 сәгатьтәрайон Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы уналтынчы утырышы чакырыла.

16 февральдә район Мәдәният йортында “Нурминкә елгасы яр буеның бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага проект семинары узачак. Әлеге чара “Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү” программасы буенча Нурминкә елгасы яр буе территориясенең икенче өлешен төзекләндерү мәсьәләләренә багышлана.


11
февраль, 2017 ел
шимбә

Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

 


10
февраль, 2017 ел
җомга

Киез итек-киез комбинаты, металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы хезмәткәрләре белән очрашуларда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова,Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина-төзелеш комплексы бүлеге начальнигы А.Коновалов, урман эшкәртү һәм җиңел сәнәгать бүлеге начальнигы В. Аполлонов, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина да катнашты.

 


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Эш шартлары һәм хезмәтне саклау буенча Координацион советның Кукмарадагы Балалар иҗаты йорты төзелешендә күчмә утырышы булды.  Координацион совет рәисе Рөстәм Әхмәдуллин әлеге төзелеш объектында куркынычсыз эш шартларын, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аңлату эшләре кирәклеге турында чыгыш ясады.

8 февраль конне Кукмара районы ГХАТ бүлегендә тантаналы чара - ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыу булды.


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Лельвиж авылында гомер кичерүче Платонов Петр Кондратьевичка 90 яшь тулды. Сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, юбиляр бүгенге көндә дәваханәнең терапия бүлегендә үзенең сәламәтлеген ныгыта. Район башлыгы Сергей Димитриев ветеранны туган көне белән тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International