ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Зур Кукмараның “Ялкын” спорткомплексында район башлыгы призына милли көрәш буенча шәхси-команда беренчелеге узды. Бәйгедә 200 спортчы катнашты. Ярыш түбәндәге үлчәү категорияләрендә узды: өлкәннәр – 60, 65, 70, 75, 80, 90, 100 кг һәм 100 кг югары, 1999 елгы яшүсмерләр һәм алардан яшьрәкләр – 25, 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80 кг һәм 80 кг югары.

 

5нче февраль көнне Өлге авылында “Чана бәйрәме” узды. Авыл башында Саляхов Гамир тарафыннан ясалган тау янында узган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.

Казан төзелеш училищесында белем алучы Зур Сәрдек егете Газиз Хәсәнов, яшь һөнәр осталарының республика бәйгесендә беренче урынны алып, Татарстанның җыелма командасына кертелде. Апрель аенда, республика данын яклар өчен, алар Мәскәүгә барачаклар. Газизгә зур уңышлар телибез!

Зур Сәрдек авыл җирлегендә Мәдәният елына багышлап уздырылган чараларның чираттагысы гөрләде: җирлекнең иң сәләтле яшьләре катнашында "Туар көнең җырлап тора, яшьлек!" дип исемләнгән зур концерт-тамаша куелды.


4
февраль, 2017 ел
шимбә

“Ак канатлы фәрештәләр” дигән медицина фестивале кысаларында район үзәк дәваханәсендә һөнәри юнәлештәге чара узды. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, дәваханәнең баш табибы Равил Халиев, дәваханәнең яшь белгечләре һәм студентлар чыгыш ясады. Фестивальдә мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары катнашты, алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.  


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Хасановка авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмара поселогында бәхетле картлык кичерүче Минһаҗева Хәнифә Йосыф кызына 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Аның чираттагысы Оштырма Юмья  һәм Урта Комар авыл җирлекләрендә үткәрелде.

Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасында экология елы уңаеннан китапханәче Альбина Сәлихова кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары белән экология темасына әңгәмә үткәрде. 

1 февраль көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә 3-4 сыйныф укучылары өчен “Файдалы һәм куркынычсыз интернет” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. 

Байлангар мәдәният йортында “Туган ягыбыз тарихы” дигән исем астында туган төбәгебез, аның күренекле шәхесләре белән танышу сәгате узды.
Әлеге очрашуда авыл тарихын барлап, аны китап итеп чыгару өчен бар тырышлыгын куючы хезмәт ветераны Ярмиев Рафаэль Камал улы китапта урын алачак материллар белән таныштырып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International