Пычак авылы китапханәчесе мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар арасында “Караоке бәйге” үткәрде. Әлеге бәйгедә балалар бик теләп катнаштылар.
Иске Юмья авылы китапханәчесе клуб белән берлектә Югары Юмья авылында “Вот моя деревня” дип исемләнгән авыл бәйрәме үткәрделәр.
Оштарма Юмья гомүм белем бирү мәктәбендә якташ удмурт язучысы Иван Степанович Михеевның тууына 140 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Иске Юмья авылы китапханәчесе мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән табигатьтә «Лето книжное будь со мной» дип исемләнгән чара үткәрде.
Бүген районга ТР буенча эчке эшләр министры, полициянең генерал-лейтенанты Артем Хохорин килде. Үзенең эш визиты барышында ул участок инспекторы Расим Шакировның Олыяз авылында урнашкан эш бүлмәсендә булды, җирлекнең ирекле халык дружиначылары (ДНД) белән очрашты.
Зур Сәрдек авылы китапханәсендә лагерь балалары өчен “Бала хокуклары” дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде.
22 июнь Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Байлангар китапханәчесе Венера Хисматова мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен “Батырлар даны мәңгелек” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
21 июнь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, лагерьда ял итүче балалар белән бергәлектә “Хәтер шәме” акциясендә катнашты.
22 июнь көнне Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов республика прокуратурасы органнары һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе вәкилләре белән бергә Кукмара районында халыкны кабул итте.
-Район җитәкчелегенең халык белән эшләве күренеп тора. Кабул итүгә язылучыларның да сораулары киңәш алу формасында гына иде. Бу халыкны борчыган сорауларның үзвакытында өйрәнелеп, хәл ителүе нәтиҗәсе, - диде Ренат Тимерҗанов.
Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район хәрби комиссары Равил Гафиевлар Бөек Ватан сугышының илебез өчен гаять зур сынау булуы турында сөйләделәр, тыныч тормышның кадерен белергә чакырдылар. Митингта катнашучылар исеменнән сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салынды.