Бүген районда 14.00 сәгатькә кадәр гражданлык оборонасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару төп чаралар планы нигезендә штаб күнегүләре уза.
21 май көнне Камышлы авылы янындагы тугайда мәгариф хезмәткәрләренең зур бәйрәме – Сабан туе узды. Бәйрәм котлаулар, дәртле җыр-биюләр, берсеннән-берсе кызыклы уеннар, мавыктыргыч тамашалар белән үрелеп барды. Алдынгыларга истәлек бүләкләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Календарьда күпме бәйрәм көннәре! Әмма һөнәри бәйрәмнәр һәрчак җылы хисләр уята. Алар бит кешеләргә намуслы хезмәтләре өчен хөрмәт белдерү белән бәйле, шулай ук үткәннәргә борылып карап, башкарылган эшләрне барлау, уңышларга сөенү мөмкинлеге бирә.
Бүген бөтен ил буенча VII чакырылыш Дәүләт Думасына күрсәтелүче "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары өчен алдан тавыш бирелә.
23-25 майда “Зилант” спорткомплексында республиканың төньяк –көнбатыш муниципаль район башлыклары призына бокс буенча I Бөтенросия турниры уздырыла. Башлана 14 сәгатьтә.
Бүген “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен Бердәм алдан тавыш бирү көне. Иртәнге сәгать 8дә Кукмара районында 14 сайлау участогы үзенең ишекләрен ачты.
Югары Өскебаш авылында яшәүче Әхмәтова Наһар Каюм кызына 95 яшь тулды. Юбилярны Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итте, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.
Пычак авылы китапханәчесе балалар бакчасына йөрүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары белән Арпаяз авылында эшләп килүче музейда булдылар.
Әлеге чарага районыбызның күркәм гаиләләре чакырылган иде. Бәйрәмдә Күкшел авылыннан үзләренең ике балалары янына тагын бер кыз алып тәрбияләгән Вәлиевлар, Кукмарада яшәүче, “Спорт” номинациясендә җиңү яулаган Вахитовлар гаиләләре тәбрикләнде. Куркино авылыннан Римма Ракеева һәм Иске Кнә-Юмьядан Надежда Семеноваларга “Ана даны – Материнская слава” медальләре тапшырылды. Тантанада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләде. Бәйрәм җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды.
Бүген районда 14.00 сәгатькә кадәр гражданлык оборонасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару төп чаралар планы нигезендә штаб күнегүләре уза.