ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

Купка авылы китапханәчесе Рахилә Йөзмөхәммәтова башлангыч сыйныф укучылары белән бергәлектә сугыш ветераны Әхмәдулла Шафигуллин белән очрашты. 

5 майда “Росинка” клубына йөрүче укучыларны белән очрашу булды. Балалар китапханәчесе Хафизова Гөлфия Мөкмин кызы балалар өчен «Полна загадок чудесница природа» дип исемләнгән экологик викторина уздырды. 

7 май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган велосипедчылар ярышы була. Катнашучылар 9.00 сәгатьтә  Җиңү Паркы каршында җыела. Старт 09.45 тә Янсыбы авылында бирелә. Марафонның маршруты: Янсыбы – Зур Сәрдек авыллары.  Чараның ахырында Зур Сәрдек авылында бивуак оештырыла. Теләүчеләрне ярышта катнашырга чакырып калабыз.

  Бөек Ватан сугышы ветраннары өчен “Кайнар линия” телефоны эшли башлады. Ветераннар барлык үзләрен кызыксындырган сораулар буенча 2-70-53 (Файзрахманова Миләүшә Назировна) телефонына мөрәҗәгать итә алалар.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

8.30-9.30 сәг. – Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда район беренчелегенә җиңел атлетика буенча эстафета.

9.00-9.30 сәг. – Кукмараның үзәк урамы буйлап тантаналы төстә Җиңү паркына бару. “Үлемсез полк” акциясе.

9.30-12.00 сәг. – поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг.

12.00-13.00 сәг. – Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары катнашында концерт.

19.00-23.00 сәг. – концерт программасы белән массакүләм күңел ачу.

22.00 сәг. – бәйрәм салюты.

Агымдагы елның 5 нче маенда ГАУСО КЦСОН “Тылсым” реабилитацион үзәгендә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Павлова А.В., һәм Галимуллина Л.Г. “Кукмара Бөек Ватан сугышы елларында” исемле кичә уздырдылар. Кичәдә үзәктә дәваланучылар өчен  “Кукмара Бөек Ватан сугышы елларында” исемле презентация күрсәтелде һәм чыгыш ясалды.

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы конкурсларда даими катнашып килә.  

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы республикада сөт җитештерү күләмнәре буенча кабат алдынгылар рәтенә чыкты.

2016 елның 3 маена районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 185,5 мең тонна сөт савылган. Икенче урында Балтач муниципаль районы - 184,8 тонна. Бу күрсәткечләр буенча шулай ук Арча (164,3 тонна) һәм Әтнә (162 тонна) муниципаль районнары да алдынгылар рәтендә.

Олыяз авылында җирлек башлыклары һәм район Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында семинар узды. Әлеге очрашып-сөйләшү тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылды. Семинар мәктәп янындагы мемориаль комплекс янында башланды. Җирлек башлыгы Рамил Маликов 9 Май бәйрәменә хәзерлек һәм санитар-чистарту икеайлыгының барышы турында сөйләде.

 

 Вахит мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Яз китерә каргалар” дип исемләнгән карга боткасы бәйрәме үткәрелде. Дәртле биюләр, кызыклы уеннар оештырылды, конкурсларда авыл халкы һәм балалар бик теләп катнашты. Бәйрәм азагында һәрбер килгән кунагыбыз карга боткасы, кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйланды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International