ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

3 декабрь  көнне район советының утырышлар залында предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән Яңа елгә әзерләнү һәм аны бәйрәм итү чараларын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Ноябрь ахырында пенсионерлар Союзының район бүлекчәсе карамагында эшләп килүче өлкәннәр университетының “Туган якны өйрәнү” факультеты тыңлаучылары Олыяз җирлегенә сәяхәт итеп, мәдәният йортындагы музей эше белән таныштылар.


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 30 ноябрендә “Тылсым” тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышлап “Матур әдәбиятта – ана образы” дигән темага тематик сәгать булып узды.

 

Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина  һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева Олыяз  авылында  яшәүче Тимергалиева Нәзирә Солҗангали кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. 

“Бердәм Россия” партиясенең туган көне уңаеннан районда Бердәм кабул итү көне узды.

“Бердәм Россия” партиясенең Кукмара җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриев, партиянең җирле бүлеге җитәкчесе Камилә Яппарова, авыл җирлекләре депутатлары, төрле подразделение җитәкчеләре көн дәвамында халык белән очрашып, сорау һәм тәкъдимнәрен тыңладылар. Район башлыгына кабул итүгә язылучыларның сораулары эшмәкәрлек, крестьян-фермер хуҗалыгын үстерү, торак хәлләрен яхшырту, Киндеркүл авылында хоккей мәйданчыгын яктырту мәсьәләләре белән бәйле иде.


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

29 ноябрь көнне “Олимп” боз сараенда 2001 елда туган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге үтте. Әлеге уенда “Олимп” (Кукмара) һәм “Лачын” (Актаныш) командалары очрашты. Уен 3:4 исәбе  белән “Лачын” командасы файдасына тәмамланды.  

28 ноябрь көнне  “Олимп” боз сараенда 2003 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелегенең чираттагы уеннары үтте. “Олимп” (Кукмара) һәм “Стальные совы” (Чирмешән) командалары уены, “Олимп” командасы файдасына 5:3 счеты белән тәмамланды.

2015 елның 29 ноябрендә Район Башкарма комитетының опека һәм попечельлек бүлеге хезмәткәрләре Әниләр көне уңаеннан опекун әти-әниләргә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм  комедия театрына бару оештырды. Тормышчан, юморлы, чын кичерешле, мәхәббәт һәм яхшылык чагылган “Мәхәббәт баскычы”спектакле беркемне дә битараф калдырмады.

Анда кунаклардан Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры урынбасары Татьяна Ишматова, Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Валентин Романовлар катнашты.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Генераль советы Президиумы карары нигезендә, партиянең туган көне уңаеннан, бүген, 1 декабрьдә районда гражданнарны Бердәм кабул итү көне уза. Иртәнге сәгать 8.00дән сәгать 9.00гә кадәр район халын район башлыгы Сергей Димитриев кабул итте. Җирлек башлыклары, шулай ук төрле подразделение җитәкчеләре дә бүген халык белән очрашалар. Сәгать 14.00дән исә халыкны Татарстан дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International