ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Кукмарада яшәүче Зәкиев Шакир Зәки улы үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Шакир абыйны район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук киез итек-киез комбинаты хезмәткәре Ирина Кисиль, “Тылсым” үзәге җитәкчесе Нурсөя Мөбарәковалар да юбилярга үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр.
Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова җәйге ял лагерена йөрүче укучылар өчен  “Бер нәрсә дә онытылмады” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 
26 июнь көнне районыбыз мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үтте. Быел 391 укучы 11 сыйныфны уңышлы тәмамлап олы тормыш юлына аяк баса. 9 сыйныфны 623 укучы тәмамлады.

27
июнь, 2015 ел
шимбә
“Тулы канлы тормыш белән яшәү” проекты кысаларында Кукмара районының “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында тоз бүлмәсе җиһазландырды. Аны 26 июньдә тантаналы рәвештә ачтылар. Шул ук көнне узган Сабантуйда инвалидлар кайбер спорт төрләрендә көч сынашты.
Санитар-чистарту икеайлыгына нәтиҗә ясалды. Кукмарада яшәүче Гөлфия һәм Камил Ямалетдиновлар, авыл җирлекләре арасында Туембаштан Наилә һәм Назыйм Зариповлар “Иң үрнәк шәхси хуҗалык” номинациясендә җиңү яуладылар. Әлеге гаиләләргә район җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.
Мәгариф идарәсе учреждениеләренең профсоюз оешмалары арасында “Иң яхшы коллектив килешүе” дигән смотр-конкурс уздырылды. Район күләмендә беренче урын яулаган эшләр халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитетына җибәрелде. Республика күләмендә үткән конкурста катнашып, поселокның “Ромашка” балалар бакчасы коллективы 3нче урынны яулады.
Кукмараның юл төзү-ремонтлау участогы юлчылары Зур Кукмара авылының Октябрь урамы юлын төзекләндерүне төгәлләп киләләр. “Тирән чокырлары булган урам инде күптәннән ремонт сорый иде. Шуңа күрә иң элек юл яхшылап тигезләнде, балчык, таш, ком, вак таш салынып тиешле таләпләргә туры китерелеп тыгызланды.
1-2 июльдә районыбызда “Донор көне” үткәреләчәк. Донорлар Кукмара поселогының Ворошилов урамындагы 24 йортта кабул ителәчәк.
Чыгарылыш бәйрәмендә 3, 4, 5 ел белем алган механиклар, хисапчы-экономистлар – барлыгы 76 егет һәм кыз кулларына диплом алды. Бәйрәм тәбрикләүләр, концерт номерлары белән үрелеп барды.
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда “Автоледи – 2015” республика бәйгесенең район туры узды.
Руль артында йөрүче гүзәл затлар соңгы елларда аеруча күбәйде. Япь-яшь кызлар да, чәчләрен чал сарган, гомер көзенә таба атлаучы ханымнар да берсеннән-берсе куәтле автомобильләрдә җилдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International