ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
-Байлангар авылындагы - ике, Сазтамактагы – бер су башнясы буялды, аларның әйләнә-тирәсе профнастил белән әйләндереп алынды, дүрт будка да профнастил белән тышланды, - ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев. - Башняларны тәртипкә китерү 274 мең сумга төште.


Узган атнада районыбызга килгәч, Марат Әхмәтов кукмаралылар алдына әнә шундый бурыч куйды.
Район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин белән берлектә вертолетта иген басуларының торышы белән танышканнан соң, министр “Дружба“ агрофирмасы территориясендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.
Бүгенге көндә лаеклы ялда булган социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Мәрьямбикә Сәлахетдинова һәм Асия Сабирҗановалар бу өлкәдәге күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
Район ЗАГС бүлегендә Манзарас авылында яшәүче Кристина һәм Раушан Хәсәновларга Ана капиталы алу өчен сертификат тапшырылды.
Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Рима Хисамова, әхлак һәм экологик тәрбия бирү максатыннан, мәктәп яны лагерендә йөрүче балалар өчен “Шәфкатьле булу җиңелме? Һәм “Чишмә җыры-бишек җыры сыман” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әңгәмә, рәсем бәйгесе үткәрде. Язучыларга багышланган презентация күрсәтте.
Районыбызның инвалидлар җәмгыяте вәкилләре актив тормыш белән яши. Конкурс-бәйгеләрдә катнашырга, спорт чараларында үзләрен сынарга, төрле очрашуларда катнашырга да вакыт табалар алар. Узган ел исә өлкәннәребез, “Тылсым” үзәге белгечләре белән берлектә әзерләп, республикакүләм конкурска үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр һәм ике грант оттылар.
“Хезмәт һәм укыту-тәрбия эшчәнлегендә хезмәтне саклау һәм аның шартлары” дигән темага узган икенче республикакүләм рәсем һәм иншалар конкурсына нәтиҗә ясалды. Кукмара өченче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Азалия Шакирҗанова әлеге бәйгедә катнашып, өченче урынны алды. Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Авыруларга шифа бирү көченә ия булган могҗизалы һәм серле тоз мәгарәләре турында белмәүчеләр сирәктер. Анда барып кайту турында хыялланып та, мөмкинлекләре булмаган райондашларыбызны сөендерергә ашыгабыз: мондый “мәгарә” хәзер үзебезнең Кукмарабызда барлыкка килде. Төгәлрәк әйткәндә, “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тоз белән дәвалау бүлмәсе ачылды.
Ак юллар сезгә, егетләр-кызлар!
Бердәм дәүләт имтиханнары, ниһаять, артта калды. Узган атнада барлык районыбыз мәктәпләрендә дә “Чыгарылыш кичәләре” гөрләде. Җиңү Паркы каршында узган бәйрәм тантанасында чыгарылыш укучыларын район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, укуда аеруча зур уңышларга ирешкән егет-кызларга медальләр тапшырды.
Чарлы авылында республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International