ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2015 ел
шимбә
Районыбызның Җиңү паркы каршындагы тротуарны төзекләндерү эшләре бара. Брусчатка җәю эшләрен Илдус Фазлыев, Владимир Давыдов, Владислав Спиридонов, Альберт Хуҗин, Александр Афанасьев, Илшат Әмировлар башкара.

Тротуар һәм юл бераз киңрәк булсын өчен чәчәк клумбалары сүтелгән. Барлыгы 9 мең квадрат метр мәйданда брусчатка җәю планлаштырыла. 9 май бәйрәменә кадәр Ленин бакчасына хәтле, ә аннан соң Ленин урамы буйлап тимер юл вокзалына кадәр арада җәяүлеләр брусчаткадан йөрерләр, дип уйлыйбыз. Үзәк урам буенча урнашкан сәүдә нокталарының хуҗалары да үз тирәләренә брусчатка җәячәкләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә умартачыларның җыелыш-киңәшмәсе булды. Умартачылар берлеге җитәкчесе Таһир Бариев алып барган очрашуда кортларны кышлату нәтиҗәләре, төрле авырулар белән көрәшү алымнары, бал корты продукциясен урнаштыру юллары, аларның бәяләре һәм башкалар турында сөйләшенде.
Татарстанлылар моннан берничә атна элек “Президент белән бергә” дигән иҗтимагый хәрәкәткә берләшкәннәр иде. Казанның “Корстон” күңел ачу комплексында оештырылган “Без булдырабыз! Без бергә!” дигән форумда исә ул яшьләр оешмалары инициативасы белән гомумреспублика хәрәкәтенә әверелде. Аның төп максаты - республика халкын берләштерү, “Стратегия 2030”, Президент программаларын, инициативаларын тормышка ашыруда катнашу.

17
апрель, 2015 ел
җомга
Мамашир авылы мәдәният йортында “Сугыш чоры балалары” дип аталган чара үтте.

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
«Шәфкать» сәламәтләндерү үзәге балалары Кукмара тегү фабрикасына экскурсиягә бардылар.


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Ядегәр авылы мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән “Балачак – бәхет иле” исемле концерт программасы күрсәтелде. Укучылар үзләренең җырга-моңга, биюгә осталыкларын күрсәттелэр.
Терроризмга каршы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссияләренең, санитар-экологик икеайлыкны үткәрү буенча оператив штабның берләштерелгән утырышы үткәрелде. Анда янгын куркынычсызлыгы чаралары күрү, Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү, бәйрәм көннәрендә хәвеф-хәтәрләрдән саклану, әйләнә-тирәбездә чисталык-тәртип булдыру, санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр каралды, һәр тармак хезмәткәрләренә төп бурычлар билгеләнде.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле райондашларыбыз!

Республикабызның Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы 15 апрельдән янгын чыгу куркынычы сезоны башлануын хәбәр итә, шуңа күрә урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвегезне сорыйбыз. Бу кагыйдәләрне бозучыларны административ җаваплылык көтә. Зыян 5 мең сумнан арткан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.
Башкала кунакларының Кукмарага килү сәфәренең төп максаты: чыгарылыш укучылары, яшьләрне, яшь пенсионерларны дини белем алырга университетка чакыру. Университетның дин фәннәре кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Габдулла Әдһәмов әлеге белем йортындагы уку-укыту эшчәнлеге белән таныштырды, абитуриентларның БДИ баллары нигезендә кабул ителүләре, аларга тулай торак бирелү, чит илләргә стажерлык узу мөмкинлеге турында да сөйләде. Узган ел университетка Кукмара районыннан сигез кеше укырга кергән булган.

10
апрель, 2015 ел
җомга

9 апрель көнне “Зилант” спорт комплексында Кукмара һәм Мамадыш Башкарма комитетлары командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International