ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Игътибар – балалар!” кисәтү акциясе кысаларында ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, Манзарас урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары янында булып, аларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Укучылар инспекторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Балаларга бүләкләр һәм яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр таратылды.


Ераклардан яңгыраган гармун тавышы Күкшел авылы халкын Зөлфәрит чишмәсе янына дәште. Кичәнең “Уйнагыз, гармуннар” дип аталуы да җисеменә туры килә: абый, бабайларның кулларында тальян, гармуннар иде. Ак яулыклы әби, апалар, яшь җилкенчәк балалар аһәңле көй-моңнар, матур җырлар тыңлап, күңел кылларын тибрәтеп ял иттеләр.
“Финанс грамоталылыгы көне” Бөтенроссия акциясе кысаларында районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрендә әлеге темага ачык дәресләр, лекцияләр, мастер-класслар узды. Аларда банк, пенсия фонды, салым инспекциясе, казначылык бүлеге хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, җирле үзадарә вәкилләре һәм башкалар катнашты.
“Экстремизмга – юк!” республикакүләм айлык кысаларында районыбызның барлык урта мәктәпләрендә террорлыкка каршы көрәштә теләктәшлеккә һәм 2004 елда Беслан шәһәренең беренче мәктәбендә булган вакыйгаларны искә алуга багышланган дәресләр үткәрелде.

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Вахитов исемендәге хуҗалыкта 1800 гектарда уңыш җыеп алынды.
Һәр гектардан уртача 45,2 центнер бөртек суктырылды.
-Моңа барлык җитәкче кадрларның, белгечләрнең, шоферларның, ындыр табагында эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы белән ирешелде. Урак эшләрендә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, - ди хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов.

8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Районыбызда сигезенче спорт мәйданчыгы ачылды. Аны Нырья авылы балалары карамагына тапшыру тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, “Строй-Гарант” оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән әлеге мәйданчыкта һәркем спорт белән шөгыльләнә алачак. Ә спорт – сәламәтлекнең тоткасы.

–Районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар да бар, бары тик бу мөмкинлекләрдән дөрес файдалана белергә генә кирәк. Сез дә бу мәйданчыкның кадерен белегез. Киләчәктә сезнең арадан да танылган спортчылар, чемпионнар үсеп чыгар, дип ышанам, - диде Рауил Рәхмәтуллин мәйданчык ачылу тантанасында.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән быел ел ахырына кадәр 45 муниципаль берәмлектә 319 мәйданчык төзү каралган иде. Сәламәт яшьләрнең өметле киләчәк икәнен аңлап һәм Универсиада объектларын төзегәндә күрсәтелгән ярдәм өчен Республика Президенты районыбызга 11 спорт мәйданчыгы бүләк итте. Инде сигезендә балалар шөгыльләнә, бу атнада калганнары да куллануга тапшырылачак.
“Зилант” спорт мәктәбендә стритбол буенча ярышлар үткәрү матур традициягә әйләнде. Быелгы ярышларны оештыручы һәм иганәче “Интерметтрейд” җәмгыяте иде.
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Кукмара тегү фабрикасында булып, анда эшләүче хезмәткәрләр белән очрашты. Ул фабрика коллективын районның социаль-икътисадый хәле белән таныштырды, һәр тармакта башкарылган эшләргә тукталды.

5
сентябрь, 2014 ел
җомга
14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга – Татарстан Республикасының Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Чынлыкта бу - алга таба да Татарстанның социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү һәм сәяси тотрыклылыкны саклау буенча Президент Рөстәм Миңнехановның курсын яклау турындагы бөтенхалык референдумы булачак.
30 сентябрьгә кадәр республикада “Уңыш – 2014” операциясе барачак.
Операция барышында полиция хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы продукциясенең, терлек азыгының, ягулык-майлау материалларының, запас частьләрнең, авыл хуҗалыгы техникасын саклау урыннарында комплекслы тикшерүләр үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International