ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Бу көнне мәдәният йорты халык белән тулган иде. Ике сәгать барган бу тамаша-концерт чын мәгънәсендә тәрбия чарасы, бәйрәм булды.


Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:

Диләрә Әхмәдуллина - “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре.
Район Советында дини радикаль агымнар үтеп керүенә юл куймау һәм дини экстремизмны кисәтү буенча эшче төркемнең карарын тормышка ашыру максатында укулар үтте. Укуны республикабыз Президенты Аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсенең баш киңәшчесе Ләззәт Хәйдәров һәм тарих институтының ислам бүлеге мөдире Дамир Шаһавиев үткәрде.

17
июнь, 2014 ел
сишәмбе


Бәйрәмнәр бик күп, әмма һөнәри бәйрәм һәрхәлдә күңелгә якынрак. Шул өлкәдә тырыш хезмәт куйган өчен бүләк сыман ул. Бу көнне башкарылган эшләргә йомгак ясала, уңышлар барлана. Кукмара тегү фабрикасы хезмәткәрләре исә текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре бәйрәмен куанычлы күрсәткечләр белән каршылый.
Райондашларыбыз Фәния һәм Ринат Бигеевларга уллары Рәмис хезмәт итә торган частьтан Рәхмәт хаты килгән.
Июнь – Малларга яфраказык һәм дару үләннәре җыю өчен иң кулай вакыт. Ел саен бу мөһим эшкә районыбызның барлык оешма-предприятие хезмәткәрләре дә кушыла. Быел да күмәк көч белән 236 мең пар миллек әзерләү бурычы куелды. Хуҗалыкларда һәм агрофирмаларда яфраказык хәзерләү башланды инде.
Мин күппрофильле лицейда 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң укуымны Саба районының Икшермә кадет интернат-мәктәбендә дәвам иттем. Сыйныфыбызда 11 укучы укый. Төрлебез төрле районнардан: Кукмара, Әтнә, Теләче, Мамадыш һәм Нократ Аланыннан булсак та, бик дус яшибез.
Казанда Татарстан мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлегенең икенче корылтае узды. “Мәрхәмәтлелек һәм тынычлык сөюче хатын-кызлар” девизы астында узган әлеге чарада Кукмара мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлеге рәисе Гөлсинур Аксанова җитәкчелегендәге делегация катнашты. Корылтайда “Остабикәләр” бәйгесе дә оештырылды. Бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган райондашыбыз Гөлназ Хуҗинага мөслимәләр берлегенең Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгында терлек азыгы җыю, игеннәрне урып-җыюга техниканы хәзерләү, терлек каралты-кураларын ремонтлау мәсьәләләре турында сөйләшенде. Ә төзелеш тармагында дәүләт программасы нигезендә төзелеш-ремонт эшләрен дәвам итү бурычы тора.
Моннан ике ел элек республикада “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, кешеләр калдырган гаризаларга “ошый” (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: гариза калдырырга теләүче кеше uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International