Ярышлар өч категориядә үткәрелә: 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, 18 яшькә кадәрге ир-егетләр, кызлар һәм хатын-кызлар.
25 март көнне Йошкар-Ола шәһәрендә Республика татар мәдәнияте үзәгендә «Милләтләр хәзинәсе» III Төбәкара фольклор фестиваль- бәйгесе узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-при исеменә "Агымсу" гармунчылар ансамбле лаек булды.
25 март көнне Вахит егете Габидуллин Рәмис Республика күләм уза торган "Татар егете 2023" бәйгесенең Яр Чаллы шәһәрендә узган финал турында катнашып 1 урынга лаек булган һәм диплом белән бүләкләнгән.
25 март көнне Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында татар халыкынын "Нәүрүз" бәйрәме узды. Бәйрәм "Нәүрүз дусларын җыя" дип исемләнгән тамаша белән башланып китте. Концерт программасында районның иң яхшы фольклор, җыр коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Бәйрәмнең мәхсүс кунаклары Ландыш Баһави һәм Илфак Әгъләмов. Теләгән барлык тамашачылар "Карга боткасыннан" авыз иттеләр.
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативын ничек дөрес үтәргә
25 мартта С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Комсомол мәйданында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә «Нәүрүз» бәйрәмендә балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурс һәм уеннар оештырды.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне бердәм салым счеты кертелү белән бәйле мәсьәләләр буенча вебинарларга чакыра. Чаралар идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.
2023 елның 24 марты – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.
Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге 2023 елның 22 мартыннан 2023 елның 17 апреленә кадәр 2-72-05 яки 2-81-08 телефоннарына туберкулезапоны профилактикалау мәсьәләләре буенча "кайнар линия "оештырачак.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хәвефле ситуацияләр " дигән темага презентация үткәрелде.
21 мартта Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Хәкимуллина Г.Р. белән берлектә Даун синдромы белән авыручы халыкара кеше көненә багышланган «Кояш җирдәге һәркемгә бертигез балкый» дигән стенгазетасы әзерләгәннәр.