Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Кукмараның «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә, «Кукмара ТВ 24» телестудиясенә, «Кукмара авазы» радиостанциясенә экскурсия оештырылды.
19 февраль көнне С. Сәид- Галиев исемендәге мәдәният сараенда VII татар халык җыры һәм музыкасы ачык фестивале узды.
2023нче елның 17 февралендә Кукмара районы Мәгариф идарәсе базасында Мәгарифне үстерү институты тыңлаучылары өчен «Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы үрнәгендә белем бирү сыйфатына идарә итү системасының нәтиҗәле компоненты буларак остазлыкның бердәм моделен булдыру» дигән темага Республикакүләм онлайн стажировка үтте.
Украинадагы махсус хәрби операция һәм мобилизацияләнгән якташларга ярдәм итү кысаларында районның клуб учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан яшерен сеткалар ясалган.
2023 елның 16 февралендә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә массаж буенча шәфкать туташы Ибраһимова Наилә Зөфәр кызы "угар газы белән агуланганда беренче ярдәм" дигән темага "Медицина сәгате"үткәрде.
21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы «Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул килгән кунакларга әлеге бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде. Килгән язучылар үзләренең тел турындагы шигырьләрен укыдылар.
2023 елның 13 февралендә Зур Кукмара урта мәктәбендә «Педагог-психолог 2023», «Кеше тәрбияләү " конкурсларының муниципаль этабы узды. Муниципаль этапның конкурс биремнәре үз эченә түбәндәгеләрне алды: «Тәрбия лидеры» визит карточкасы һәм ике өлештән торган тәрбия эшчәнлеге формаларын тасвирлау: эшнең кыскача тасвирламасы һәм практиканың үзе (сценарий, методика, проект эшчәнлеге тасвирламасы һәм башкалар), практиканы куллану нәтиҗәләре, практиканы тормышка ашыруда кулланыла торган материаллар белән табышлар һәм кушымталар. Ике конкурс сынавыннан соң, номинацияләр буенча максималь балл җыйган катнашучылар түгәрәк өстәл утырышына чакырылды.
Алабуга шәһәренең 29 нчы номерлы "Алтын балык" балалар бакчасында Россия күләмендә икенче тапкыр үткәрелә торган "Мин бит татар малае - 2023" иҗади бәйгесе үтте. Бәйгедә Россия Федерациясенең 5 субъектыннан: Башкортостан, Удмуртия Республикасы, Оренбург өлкәсе, Пермь крае һәм Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 40ка якын эш кабул ителгән.
2023 елның 15-17 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә «Татарстан өметләре» чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча Денис Донских 191 катнашучы арасында 15нче урынны алды һәм 1нче разрядны яклады, Хәбибрахманов Гадель һәм Анисимов Сергей 3нче разрядны яклады.
2023 елның 19 февралендә «Ватанны саклаучылар көненә» багышланган 50+ ветеран командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Апас, Балтач, Кукмара, Кама Аланы, Питрәч шәһәрләреннән командалар катнашты