ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

25 гыйнвар көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Рәмзия Гарифуллина Чарлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Табигатьнең байлыклары” дип исемләнгән экологик уен үткәрде. Чара башында ул әйләнә-тирә мөхиттә туган  проблемалар һәм табигатькә карата сак карашның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрде. Аннан соң балалар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында төрле сорауларга җавап бирде, төрле конкурсларда катнашты, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

 

25 гыйнвар көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ләйсән Әхмәтова «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәге балалары өчен Россиянең Хәрби дан көненә багышланган «Ут һәм камалыш аша» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Укучылар немец-фашист гаскәрләренең шәһәрне камап алулары, Ленинградның 900 көн һәм төн дошман боҗрасында булуы, үз яшьтәшләренең бу куркынычларны ничек кичерүе, заводларда эшләүләре, госпитальләрдә кизү торулары, яралыларга ярдәм итүләре турында белделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

Әлеге конкурс барышында үзеңнең эш тәҗрибәң белән генә уртаклашып калмыйсың, ә талантыңны, һөнәри осталыгыңны, иҗади яктан мөмкинлекләреңне дә күрсәтә аласың. Шушы көннәрдә без җиңүчеләр белән очраштык.

Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты конкурслар игълан итә

Роспотребнадзорга гражданнардан көнкүреш һәм компьютер техникасын ремонтлаучы сервис үзәкләре һәм оешмалары тарафыннан аларның хокуклары бозылуга күрсәтелгән мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә. Намуссыз ремонт остаханәләрендә һәм сервис үзәкләрендә кулланучыларга, кагыйдә буларак, бушлай диагностика ясарга һәм ватылу сәбәбен билгеләргә вәгъдә итәләр.

2023 елның 21-22 гыйнварында Татарстан Республикасы  Хоккей федерациясе призына турнирның 2013 елгы командалар арасында 2 этабы узды.


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 22 гыйнварында чаңгы базасында «Кукмараѕі ярыммарафон-2023»  узды, ярышта әлеге матур спорт төрен яратучылар һәм профессионаллар катнашты. Казан, Балтач, Яр Чаллы, Б.Саба, Түбән Кама, Чабаксар, Нократ Аланы, Сосновка, Яшел Үзән шәһәрләреннән 120 катнашучы чаңгы ярышларында көч сынашты: ир-атлар-25 км, хатын-кызлар-15км. Призерлар медальләр, грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләндәләр. Оештыручыларга һәм спонсор - «Домострой» директоры Азат Нәбиевка зур рәхмәтебезне белдерәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International