2023 елның 21 гыйнварында Балтачта СССР МС призларына чаңгы ярышлары буенча ачык республика ярышлары узды. Безнең тәрбияләнүчеләр анда катнашты.
27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Әлеге истәлекле дата алдыннан, үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Л. Д., 4нче урта мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары өчен, «Холокост: тарих, хәтер, язмышлар» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Лилия Дамир кызы укучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды. Фашизмның күпсанлы корбаннары, яһүд халкының рәхимсез юк ителүе турында сөйләде.
2023 елның 2 маена кадәр 3-НДФЛ декларациясен бирегез
Анда барлыгы 9 район - Кукмара, Арча, Балтач, Актаныш, Мамадыш, Теләче,Тәтеш, Казан, Саба командаларыннан 135 спортчы катнашты.
20-21 гыйнвар көнне Зур Сәрдек һәм Асан - Елга авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә "Кукмара кышы - 2023" татар җыры фестиваль - бәйгесенең сайлап алу турлары узды.
Бу дәрес яшусмерлэр чорынын шәхси гигиенасына багышланган иде. Яшүсмерлек чоры гадәттә өч елга якын дәвам итә. Бу вакытка инде балалар шәхси гигиена кагыйдәләре күнекмәләренә ия булырга тиешләр.
19 гыйнвар көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы дәресе үткәрелде. Китапханәче Рәмзия Гарифуллина “Тыюлык дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән виртуаль экскурсия үткәрде. Балалар илебезнең тыюлыклары белән танышты, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында, тыюлыклар парклардан нәрсә белән аерылып торуын белде. Төрле уеннарда катнашты, тест сорауларына җавап бирде, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.