ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эшкә урнашкан һәр граждан медицина хезмәте һәм даруларга түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, чыгымнар буенча салым тотып калынуын ала ала.

25 апрельдән 15 майга кадәр коры үлән һәм чүп яндыру, ачык утта ризык әзерләү, шул исәптән мангалда шашлык кыздыру тыела.

21 апрель көнне хезмәт күрсәтү бүлеге баш китапханәчесе Гарипова Л.Д., 4 нче урта мәктәпнең 8-9 нче сыйныф укучылары өчен, Чернобыль фаҗигасенә 36 ел тулу уңаеннан, «Чернобыль турында дөреслек» дигән электрон презентация белән әңгәмә-мәглүмат үткәрде. Чара барышында Лилия Дамировна һәлакәтнең масштабы, авария урынында радиацион зарарлануларны бетерү эше, радиациядән зыян күргән кешеләр һәм аларның язмышлары турында сөйләде.

 

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  шәфкать туташы Гайнанова Дамира Газиз кызы «Энтеробиоз» темасына тернәкләнү узучы балалар белән «Медицина сәгате»уздырды.

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәт ветераннары, җирле дәрәҗәдә идарә итү процессын оештыру белән бәйле депутатлар, сезне җирле үзидарә көне белән котлыйбыз!

20 апрельдә район мәдәният йортының иҗат төркеме Язгы Игелек Атнасы акция кысаларында "Йөрәктән- йөрәккә" дип исемләнгән хәйрия концерты белән "Наз" социаль үзәгендә чыгыш ясады.

 

20 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Кояшкай» балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Г. Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган “Туган телем - Тукай теле” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең язмышы, аның гаиләсе, иҗат юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Әңгәмә электрон презентация белән үрелеп барды.

Конкурста төрле яшьтәге төркем балалары катнашты. Балалар зур осталык күрсәтте, бөек шагыйрьнең шигырьләрен бик сәнгатьле итеп сөйләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара ахырында барысы бергә “Туган тел” җырын башкардылар.

#136летсоднярожденияГабдуллыТукая

#ВесенняяНеделяДобра; #ДобрыйТатарстан; #ТвориДобро

 

   2022 елның 20 апрелендә боз сараенда чаңгы ярышлары буенча «2021-2022 еллар сезонын ябу» чарасы узды, анда төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча иң яхшы тәрбияләнүчеләр грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. 

Тренер Ләйсән Гобәйдуллина җитәкчелегендә «Чаңгы ярышлары» бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәп» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча  комиссия утырышы узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International