ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2021 ел
җомга

2021 елның 17 апреленә
2021 елның 16 апрель 18 сәгатьтән 17 апрель 18 сәгатькә кадәр


Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә 0..+5˚.
Көндез максималь һава температурасы +14..+16˚.

16 апрель көнне  «Шәфкать " тернәкләндерү үзәге яшүсмерләре өчен хезмәт күрсәтү бүлеге баш китапханәчесе Гарипова Л.Д. «Зоя Космодемьянская батырлыгы»дигән компьютер презентациясе белән Батырлык дәресе үткәрде

2021 елга Экспортка ярдәм итү үзәге хезмәтләре

Комплекслы хезмәтләр

- Чит ил сатып алучысын эзләүдә һәм сайлауда ярдәм итү

Шартлар: хезмәт продукциянең потенциаль сатып алучыларын билгеләү, максатчан сату базарларына коммерция тәкъдимнәрен формалаштыру һәм сөйләшүләр процессын алып бару максатларында түләүсез күрсәтелә. Әмма 1 кече һәм урта эшмәкәрлек субъектына (алга таба – КУЭ субъекты) 200 мең сумнан артык түгел.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2021 елның 16 апрелендә «Имин интернет» дигән темага рәсем күргәзмәсе оештырылды һәм үткәрелде.


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 14 апрельдә, "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсында  Разинское ТИҮ 3 нче урынны алды.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

2021 елның 15 апрелендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә Россиянең 2022нче Махсус олимпиадасына әзерлек буенча чаралар планы кысаларында шәфкать туташы Иксанова Юлия Сергеевна «Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре» дигән темага балалар белән медицина сәгате үткәрде.

Кукмара муниципаль районындагы “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2020 нче елдан бирле “Компьютер ликбезы” технологиясе тормышка ашырыла. Әлеге технология буенча өйрәтү дәресләре планшетлар һәм кәрәзле телефоннар ярдәмендә, интернеттан файдаланып, өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән үткәрелә.


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

14 апрель көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Кукмара 4 нче урта мәктәбенең 1б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «Добрый мир любимых книг» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Дәрес барышында балалар китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар: китапханәгә ничек язылырга, китаплар ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Әңгәмә матур презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар матур китаплар, балалар энциклопедиясе һәм журналлар карады, төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты, әдәби геройлар турында табышмаклар чиште, мультфильмнар карады. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International