ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

14 апрель көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Кукмара 4 нче урта мәктәбенең 1б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «Добрый мир любимых книг» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Дәрес барышында балалар китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар: китапханәгә ничек язылырга, китаплар ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Әңгәмә матур презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар матур китаплар, балалар энциклопедиясе һәм журналлар карады, төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты, әдәби геройлар турында табышмаклар чиште, мультфильмнар карады. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.

 

14 апрель көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., "НАЗ "үзәге пенсионерлары өчен "Якташларыбыз иҗатында Г. Тукай" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Тәскирә Харис кызы шагыйрьнең иҗади биографиясенең иң якты сәхифәләре турында сөйләде. Чарага  чакырылган җирле язучы Рафилә Фаттахова Г.Тукайга багышланган шигырьләрен һәм бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Соңыннан барысы бергә Г.Тукайның "И туган тел"җырын башкардылар.

14 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсенә «Милосердие» тернәкләндерү үзәге яшүсмерләре экскурсия белән килделәр. Баш китапханәче Гарипова Л.Д. балаларны китапханәнең кыскача тарихы белән таныштырды.

2021 елның 12 апреленнән 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында вакцинопрофилактика буенча Бөтенроссия «кайнар линия» үткәрә.

Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, 2021 елның 21 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «ачык ишекләр» көне үткәрелә, ул Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Кукмара районы, Кукмара ш., Ворошилов ур., 28, тел. 2-72-05.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм "Ачык ишекләр" көнендә кабул итү 2-72-05 телефоны буенча алдан язылып булачак.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәге карамагындагы балалар С.В.Михалков исемендәге район балалар китапханәсенә бардылар.    Китапханәче балалар өчен туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татар халкының тарихы һәм традицияләре белән танышу» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрде.

14 апрель көнне балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Туган җирем – дуслык иле, һәрбер милләт – аның голе» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Ул балаларны китапханә, китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары белән таныштырды. Соңыннан балалар презентация ярдәмендә төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, халык иҗаты китаплары белән танышты. Балалар төрле халыкларның әкиятләре үзара бик охшаш, кыюлык, игелеклелек, гаделлек, үзара ярдәм итешүне өйрәтүләрен белде. “Туган телем” бию флешмобын күрсәтте. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

 

Ул халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган «тегүче» һөнәре буенча әзерлек курслары үтеп, яңа эш үзләштергән.

Фикер алышулар 2021 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы кысаларында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International