Фронтовикка чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләге тапшырылды
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен икмәк пешерүче, кондитер һөнәрләре белән танышу максатыннан Муниров ИП пекарнясына экскурсия оештырылды.
24 гыйнварда Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы Мөбәрәкшин Илназ Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" Казан камера оркестры белән С.Сәйдәшев исемендәге зур конөертлар залында яшь музыкантлар өчен "Иртәгедән йолдызлар" республика иҗат программасы концертында чыгыш ясады.
2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Балалар китапханәсе укучысы - 3 нче урта мәктәпнең 3б сыйныф укучысы Вәлиуллина Альмира ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Моң» конкурсында җиңүче булды. Конкурс «Укучының мәдәни көндәлеге» порталы тарафыннан «Татар Иле» (http://tatarile.tatar) мәктәп электрон энциклопедиясе, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты һәм Татар балалар нәшрияты белән берлектә оештырылды. Конкурсның максаты- мәктәп укучыларын республиканың милли тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү һәм Татарстанда талантлы балаларга ярдәм итү.
23 гыйнвар көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы, кичке сменалы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен, Ленинградны блокададан азат итүгә 76 ел тулу уңаеннан, батырлык дәресе үткәрде. Чара «Батырлыкның 900 көне» дигән компьютер презентациясе белән үрелеп барды.
2020 елның 26 гыйнварында авыл җирлекләре арасында Спартакиада кысаларында шашка буенча ярышлар үткәрелде
2020 елның 25 гыйнварында "Ялкын "яшьләр ( яшүсмерләр) клубы базасында авыл җирлекләре арасында спартакиада исәбенә гер спорты буенча район беренчелеге үткәрелде.
"Галактика" балалар иҗаты үзәгендә өстәмә белем бирү педагоглары өчен "хәзерге шартларда өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри үсеше"дигән ике көнлек семинар - практикум узды.
Кукмара муниципаль районының террорга каршы көрәш комиссиясенең эш планы кысаларында авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм мәдәният объектлары җитәкчеләре белән терроризмга каршы яклану чараларын оештыру һәм террористик характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта гамәлләр буенча укыту семинары үткәрелде.