Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы, Казан дәүләт мәдәният институты магистранты, Каримуллин Нияз Ришат улы Ульяновск шәһәрендә үткәрелгән төбәкара "Без бергә" инклюзив фестивалендә "вокал-соло"номинациясендә беренче урын, Республикакүләм "Без-Россия Гражданнары" иҗат конкурсында җиңүче, мәдәният өлкәсендә уңай күрсәткечләре, халыкара, рәсәйкүләм, республикакүләм фестиваль-конкурсларында,чараларында актив катнашып, зур дәрәҗәләргә ирешүе өчен Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгының махсус грантына лаек булды.
Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда төрле рәвештә 410 млн сумнан артык дәүләт ярдәме алдылар.
2019 елның 16 нче январенда Кукмара муниципаль районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара, Загидуллина Алия Кукмара муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә «Мин һөнәрләр дөньясында» яшь гаиләләр һәм яшьләр белән эшләү буенча яңа программа кысаларында максатчан төркем белән очрашу үткәрелде.
Иминлекне тәэмин итү өчен билгеләнгән вакытларда гына су керү сорала
Экскурсия вакытында типографиянең эш цехында төрле документлар бланкларын җитештерү процессының кайбер элементларын күрсәттеләр. Зур кәгазь рулоннарыннан төрле форматны, бу бланкларны бастыру техникасын ничек кисүләре турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр.
2020 елның 15 гыйнварында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен балалар китапханәсе белән берлектә "Яхшылык илендә маҗаралар"дип исемләнгән уен программасы оештырылды.
16 гыйнвар көнне Үзәк китапханә китапханәчесе «Милосердие» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен «Су асты патшалыгында яшәүчеләре» дип исемләнгән экологик викторина үткәрде. Балалар “Су астында яшәүчеләр” дигән презентациядән диңгез тирәнлекләрендә яшәүчеләр турында белделәр. Балалар кызыксынып кроссвордлар чиштеләр, «Су асты дөньясы табышмаклар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Балалар китапханәсе абонементында һәм уку залында укучылар өчен Хәтер һәм дан елына багышланган «Хәтер йөрәктә һәм китапларда», “Хәтерлибез, данлыйбыз, горурланабыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә узган сугыш вакыйгалары, батырлыклары, тарихлары турында әдәби әсәрләр тәкъдим ителгән.
Лельвиж авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кукмара гербы тарихы” дип исемләнгән тарихи экскурсия үткәрде. Ул Кукмара районы гербының барлыкка килү тарихы, нинди төсләр күрсәтелүе турында сөйләде. Хикәя Кукмара районы тарихы турындагы китаплардан фрагментлар күрсәтү белән озатылды. Чарада “Кукмара районына 90 яшь!” дигән китап күргәзмәсе эшләде. Ә мәгълүматны беркетүдә катнашучылар Кукмара районы гербын ясадылар.
Ул районыбызда узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган