ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

12.01.202020 Лубян авылында, ТАССР төзелүгә багышланган, Лубян авылы һәм Сосновка шәһәр тибындагы поселогы командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу булды. Җиңүне Лубян авылы командасы 6:3 исәбе белән яулады.

Үзәк китапханәдә Хәтер һәм Дан елына ретро – фотокүргәзмә эшли башлады. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк. Фото күргәзмәне хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В. Г. әзерләде һәм тулыландырды.

11.01.2020 Лубян авылында Лубян урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары арасында чаңгы шуу оештырылды


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

14 гыйнварда     Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы     министрының  беренче  урынбасары     Джамбулат Хатуов төбәк  аграр  ведомстволары  җитәкчеләре,  тармак берлекләре  һәм  фәнни бергәлек җитәкчеләре  белән    селектор киңәшмәсе  уздырды,  ул  язгы  кыр  эшләренә  әзерләнү һәм  үзебезнең  чәчүлек  материалын  куллану  мәсьәләләренә  багышланган  иде. 

2019 елда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «Кече һәм урта  эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык   инициативасына  ярдәм  итү» илкүләм  проектын  гамәлгә ашыруга  кереште,  биредә  төп ставка    кооперацияне үстерүгә ясала.

Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары «Кечкенә җиңүләр» программасы буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшлиләр, балаларда коммуникатив һәм иҗади күнекмәләр үстерәләр, бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә өйрәтәләр.

15 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы Гимназиянең 1б сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче Алсу Баһавиева «Зирәклек дөньясында» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Беренче сыйныф укучылары китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: уен формасында китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре, китапларга сакчыл караш, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге белән таныштылар. Балалар  әкиятләр буенча әзерләнгән  викторина сорауларына, табышмакларга дөрес итеп җавап бирделәр. Экскурсия барышында балалар  журналлар һәм төрле энциклопедияләрне зур кызыксыну белән карадылар. Чара ахырында мультфильм карадылар, китапханәгә язылдылар һәр китапларны өйгә укырга алдылар.

Узган ел Россиядә «Мәгариф» милли проекты старт алды 

15 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә "Яхшылык илендә маҗаралар" дип исемләнгән уен программасы булып узды. Әлеге чарага «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар чакырылган иде. Чара башында китапханәче Фирдания Закирова балаларга игелеклелек, әдәплелек, тәрбиялелек кебек кешелеклелек сыйфатлары турында сөйләде. Соңыннан балалар яхшылык иленә сәяхәт иттеләр, анда балалар сәламләү сүзләрен искә төшерделәр, яраткан әкият персонажларын искә төшерделәр ("Крошечка-Хаврошечка", "Теремок", "Цветик-семицветик" һ.б.). Балалар "мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам ит" дигән уен уйнадылар, яхшылык, тәрбиялелек һәм әдәплелек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Балалар яхшылык турында клип тыңладылар, мультфильм карадылар. Чара «Яхшылык тәрбияләүче китаплар» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

Үзәк китапханәдә Кукмара районының 90 еллыгына багышланган "Йөрәккә якын туган ягым" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк һәм әдәбият кергән саен тулыландырылачак. Китап күргәзмәсен хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В. Г. әзерләде һәм тулыландырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International