ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Купка авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен  “Читай! Листай! Мир Узнавай! дип исемләнгән уку сәгате үткәрде. Китапханәдән өлкәннәр дә балалар да өзелеп тормый. Балалар үзләре өчен ясалган “Яшь укучы почмагында” әвәрә килсә, өлкәннәр көндәлек мәтбугат белән танышып яңалыклар белән уртаклашалар.

 Купка авылы китапханәсендә   “Татарча диктант” акциясе үтте. Диктантның тексты итеп Абдулла Алиш әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Яниль аграр колледжында укучылар авыл яшьләре һәм тугызынчы сыйныф укучылары теләп катнашты.

“Нәфис сүз” номинациясендә Кукмара сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары актив катнашты

2018 елның 29 октябрендә "Кукмара муниципаль районында Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә бөек рус язучысы, гуманист, бөек рәссам сүзенә Лев Николаевич Толстой иҗатына багышланган чара узды,


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

 

Купка авылы китапханәчесе “Ромашка”балалар бакчасына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китапханәгә кунакка чакырды. Балалар төрле яңа китаплар белән танышып, әкиятләр укыды. Соңыннан “Китаплар иленә сәяхәт”дигән китап күргәзмәсе белән танышып “Үзеңне тап”дигән уен уйнадылар.

26 октябрь көнне Купка авылы китапханәсендә «Алтын көз” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Кичәдә китапханәче тарафыннан кече яшьтәге китап укучыларына ел фасылы турында мәгълүмат бирелде. Балалар А.Пушкин, А.Плещеев, С.Маршак, С.Есенин, Ф,Тютчев, И.Бунин, Н.А.Некрасовларның көз турында шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, көз турында табышмаклар чиштеләр, соңыннан хәрәкәтле уеннар уйнатылды.

Ел башында   балалар өчен  удмурд  телендә чыгып килүче “Кизили” җурналында “ Туган тел” дип исемләнгән конкурс игьлан ителгән иде. Шуны истә тотып Иске-Юмья авылы китапханәчесе укытучы Зайцева Зоя Николаева   белән берлектә укучыларны әлеге конкурста катнашырга чакырды. Катнашучы балалар  арасыннан биш укучы  җиңүче исеменә лаек булып, грамоталар белән буләкләнделәр.

Мәдәни көндәлек проекты кысаларында Иске-Юмья авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән «Татарстан -наш общий дом» дип исемләнгән дәрес уздырды. Дәрестә укучылар  илебезнең горурлыгы булган язучыларыбыз арасыннан Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Роберт Миңнуллин, худоҗник Иван Шишкин кебек язучыларның иҗаты белән таныштылар. Чара барышында «Достопримечательности Казани»дип исемләнгән презентация күрсәтелде.   

Лельвиҗ авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән бергә “ Папа, мама, и я спортивная семья"дип исемләнгән спорт бәйгесе үткәрде. Бәйгедә китапханәче үзенең семьясы белән бик теләп катнашты. Командалар төрле кызыклы уеннарда, викторина сорауларында үзләренең белемнәрен тикшереп кенә калмадылар,спорт бәйгесендә катнашып мөмкинлекләрен тикшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International