ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2018 ел
шимбә

Быелгы дәреснең темасы – “Парламент, җәмгыять һәм мин”


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Кукмара үзәк китапханәсендә “Современница” клубының «Кулинарное чудо за пять минут» дигән чираттагы утырышы үтте.Клуб  җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна кулинария серләре, төрле кызыклы рецептлар белән таныштырды. Клубка йөрүчеләр дә үзләренең рецептлары, пешергән тәмле ризыклары белән уртаклаштылар.

24 октябрь көнне 13.30 сәгатьтә Кукмара үзәк китапханәсендә районыбызның “Салават күпере ” иҗат берләшмәсенең һәм Мәмәшир авылы  китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче “Нур” клубының  “Бер очрашу – үзе бер гомер” дип исемләнгән очрашу кичәсендә көтеп  калабыз.

18 октябрь көнне Кукмара район мәдәният йортында урнашкан автоклуб хезмәткәрләре Яниль авылында булдылар.

 

 


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Купка авылы китапханәчесе “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрдә кунакта булды.

Пычак авыл китапханәчесе  1-4 сыйныйф укучылары белән "Китап -юл курсәтүче йолдыз" дигән әдәби кичә уткәрде.


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Республика районнары арасындагы рейтингта Кукмара бишенче урында бара.

Вахит авылы  китапханәчесе беренче сыйныф укучылары өчен “Чудесная страна-библиотека” дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Китапханәче чарага килгән балаларны китапхәнә кагыйдәләре белән таныштырды, яңа кайткан китапларга күзәтү ясады. Ә балалар исә китапханәнең даими укучылары булырбыз дигән теләк белән өйләренә таралышты.

2018 елның 18 октябрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру» темасына Кайнар линия телефоны эшләячәк 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның  унбишенче октябрендә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенен гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Ата-аналарга тәрбия серләрен төшендерү” пограммасы кысаларыда ата-аналар нәтиҗәлеге тренингы уткэрелде, тренинг ата-аналарга ярдәм күрсәтү нисбәтеннән, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә максатларны билгеләү булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International