15 март көнне Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова 3-4 сыйныф укучылары белән “Агач яфрак белән, кеше эше белән матур” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде.
13 март көнне Үрәсбаш авылы китапханәчесе Любовь Дмитриева “Весь мир во мне. И в мире я-как дома” акциясе кысаларында, Калмык язучысы Д.Н.Кугультиновка 95 ел тулу уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән презентация карап, аның тормыш юлы белән танышу һәм шигырьләрен кычкырып уку оештырылды.
14 нче март көнне Сәрдекбаш авыл китапханәсендә кече яшьтәге балалар белән “Весь мир во мне. И в мире я – как дома” дип аталган акция кысаларында, Давид Кугультиновның 95 еллыгы уңаеннан, әңгәмә дәрес үткәрелде. Әңгәмә вакытында балаларга Кугультиновның иҗаты турында сөйләнде, аның әкиятләренә күзәтү ясалды. Соңыннан балалар төрле газета-журналлар белән таныштылар.
11 март көнне Село Чура авылы китапханәчесе Лида Азина мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Д.Салиховның “Микулай дәдәйнең бөер ташы” исемле спектаклен сәхнәләштерделәр.
Зур Кукмара авылы мәдәният йортында, Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, укучылар белән “Наркомания- афәт ул” дигән темага фикер алышынды, укучыларга "авыру"ның асылы, килеп чыгу hәм таралу сәбәпләре турында аңлатылды. Газета –журналларда чыккан материаллар тәкъдим ителде. Тәмәке, хәмер, бигрәк тә, наркотик - кеше өчен иң куркыныч, зарарлы әйбер булуы әйтелде. Китаплардан, вакытлы матбугаттан алынган мисаллар күрсәтелде, укып фикерләр алышынды. Чарада 5-8 сыйныфлар арасыннан барлыгы 12 укучы катнашты.
8 март көнне Бай лангар авылы мәдәният йортында, Халыкара хатын – кыз лар көненә багышлап, “Ягез әле, кызлар- йолдызлар” дип исемләнгән бәй ге үтте. Әлеге бәйгедә төр ле яшьтәге кызлар үзара көч сынашты. Алар “Тәмле сүз”, “Иң матур прическа”, “Фикер йөрт”, “Иң оригиналь ризык”, “Иң тиз бәрәңге әрчүче” һәм башка кызыклы конкурсларда катнашты. Кызларның җитезлеген, зирәклеген, уңганлыгын жюрилар бәяләде. Бәйге соңында мәдәният йорты җитәкчесе Минзәлия Әгълиуллина, конкурста катнашучы кызларга, грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйге нәфис сүз, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
7- март көнне Түбән Арбаш клубында “Язның күркәм бәйрәме” исемле әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәм кичәсендә күркәм затлар төрле конкурсларда катнашты һәм аларга багышлап җырлар, шигырьләр яңгырады. Ш.Маннурның “Бозлы кар астында” поэмасын укыганда алар күз яшьләрен тыя алмадылар. Соңыннан күмәк биюләр оештырылды.
8-март көнне Адай авылы клубында авыл үзешчәннәре катнашында хөрмәтле әниләргә багышланган ,,Язгы могҗиза" исемле бәйрәм концерты булды. Концерт бик эчтәлекле булды. Көчле алкышларга күмелде һәрбер чыгыш.
Бәйрәм кичке уен белән тәмамланды.
7-март көнне Халыкара хатын-кызлар көне унаеннан Кәчимер авыл клубында "Уйнагыз, гармуннар" кичәсе уткәрелде. Бәйрәм барышында авылның хөрмәтле гармунчылары катнашты. Кичә жыр һәм биюләр белән үрелеп барды.
Иртәгә язның иң гүзәл бәйрәме- 8 Март Халыкара хатын -кызлар көне. Шул уңайдан, райондашларыбыз өчен мәдәният оешмаларында күңелле, ямьле чаралар үтә башлады. Әйтик, Салтык - Ерыклы авыл клубында " Гузәллек хатын - кызда" дип исемләнгән концерт куелды. Бәйрәм концерты жыр, бию һәм кызыклы скетчлар белән үрелеп барды