ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Халкыбыз мирасы булган халык уеннарын искә төшерү, яшь буынга җиткерү, милли горурлык тәрбияләү максатыннан , 22-март көнне Өлге авылы клубында балалар өчен “Дуслыгыбыз белән көчле без!” дип исемләнгән уеннар кичәсе узды. Кичәгә килгән балалар татар халык киемнәрен киенеп, кайчандыр кичке уеннарда әби-бабалары уйнаган уеннарны уйнап күңел ачтылар. Балаларга бу бәйрәмдә “Гөлбану”, “Ачык авыз”, “Яулык яшерәм”, “Түбәтәй”, “Капкалы” кебек классик уеннар белән бергә заманча уеннар да тәкъдим ителде. Балалар элеккеге уеннарны да бик яратып кабул иттеләр, мавыгып уйнадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында уеннардан алган тәэсирләр белән уртаклашу, тәмле чәй белән сыйлану белән дәвам итте.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Мәмәшир авылы китапханәсендә “Нур” кызыксындыру клубына йөрүче өлкәннәр белән чираттагы очрашу булды. 

21 март көнне үзәк китапханәдә язучы, икътисадый фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, автор-публицист Фарсель Сахап улы Зыятдинов белән очрашу булды. 

Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру максатыннан  Пычак , Арпаяз авылы клублары Арпаяз башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр.Кызыклы уеннар уйнатылды.Балалар һәм килгән кунаклар кайнар  коймак һәм  чәй  белән сыйландылар.

19- март көнне Әсән-Елга авылы мәдәният йорты каршында “Нәүруз” бәйрәме үткәрелде. Программада Нәүруз кызын каршы алу, төрле уеннар, җыр-биюләр оештырылды. Җыелган халык кайнар пылау, чәй, коймак белән сыйланды.


21
март, 2017 ел
сишәмбе

17 -март көнне Югары Шәмәрдән клубында Найлә Булатова катнашында "Мин яратам сине, газиз Туган авылым" дип исемлэнгэн концерт булды. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышларга кумде. Бәйрәм бию кичәсе hэм чәй өстәле белән тәмамланды.


18
март, 2017 ел
шимбә

15 март көнне ГХАТ бүлегендә икенче һәм өченче балалары туган 5 гаилә сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең специалисты Галимова Альфия Рашат кызы катнашты.

  

11 март конендә Урта Комар авыл җирлегендә, Халыкара хатын-кызлар көненә бәйле, гүзәл затларны бәйрәм белән котлау һәм алтын – изумруд юбилейлы гаилә парларын тәбрикләү уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. 

16 март көнне Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре ведомство ара  “Рассвет” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде.

 


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

12 март көнне Олыяз авылы китапханәчесе Сөмбелә Камалиева башлангыч сыйныфлар укытучысы Гилметдинова Зөлфия Шәрифулла кызы белән бергәлектә язучы, тәрҗемәче Галимҗан Ибраһимовнын тууына 130 ел уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә  “Алмачуар” әсәре буенча китап укучылар конференциясе оештырдылар. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International