Автомобильчеләргә үз сәфәрләрен алдан планлаштырырга киңәш итәләр
9 май көнне Кукмарада Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үткәрү уңаеннан 7.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы буенча "Кыңгырау" балалар бакчасыннан Комсомол мәйданы янында светофорга кадәр автомобиль хәрәкәте чикләнәчәк.
Апрель аенда да тәрбияче Фазлыева Э.А. экстремизм һэм терроризмга профилактик чара итеп «Куркынычсызлык. Терроризмга каршы.» дигән бик эчтәлекле әңгәмә уздырды. Әлеге әңгәмәнең максаты: балаларны терроризм төшенчәсе белән таныштыру, аларны куркынычка каршы торырга һәм экстремаль ситуациядә үзеңне сакларга өйрәтү иде.
18 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1б нче сыйныф укучылары өчен “Китап кайда яши?” дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Балаларга абонементтан китап алу, уку залындагы китап-журналлар, аларны куллану тәртибе һәм саклы караш турында аңлатылды. Балалар әдәби викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, яңа китаплар белән таныштылар.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында, 15 апрельдән 29 апрельгә кадәр, "Вакцинопрофилактика" Кайнар линия телефоннары буенча, 2-72-05 яки 2-81-08 телефоннары буенча,» кайнар линия" оештырылачак.
2019 елның 17 апрелендә «Аралашу клубы» утырышына Осипова Лидия Туктар кызы чакырылган иде.
Күкшел авылы китапханәсе каршында эшләп килүче «Ак калфак” хатын-кызлар кызыксындыру клубы әгьзалары белән ТАССРның 100 еллыгына карата “Татарстан республикасы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп, обзор ясалды.
Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары өчен “Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул начар?”дип исемләнгән әхлак дәресе үткәрде. Әкиятләр татар халык мәкальләре аша, балалар үзләренә хас булган уңай гадәтләрне атап чыктылар. “Тәмле сүз” китабы буенча әдәпле булу серләре турында фикер алыштылар.
«ЕРЦ – "Татэнергосбыт» ҖЧҖ" Кукмара»халыкка хезмәт күрсәтү участогы эшендә үзгәрешләргә игътибар итә.
2019 елның 1 маеннан халыкка хезмәт күрсәтү буенча участок Кукмара муниципаль районының күпфатирлы йортларда һәм шәхси секторында яшәүчеләр өчен паспорт өстәле хезмәтен күрсәтүне туктата.
50 кг авырлык категориясендә Максим Исаев, 55кг авырлык категориясендә Ильяс Баһаманов-беренче, 32 кг авырлык категориясендә Гадел Ганиев, 35 кг авырлык категориясендә Богдан Тимофеев, 38кг авырлык категориясендә Инсаф Кәримов, 59 кг авырлык категориясендә Рузил Тимербаев-икенче, 44кг авырлык категориясендә Искәндәр Равилов өченче булды .
16 апрель көнне балалар китапханәсендә «Чык» экологик клубының чираттагы дәресе - "Каурый могҗизасы" дип исемләнгән уен программа булып узды. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова балаларга кошлар турында сөйләде. Презентация карадылар, викторинада катнаштылар, кошлар тавышы буенча таныдылар, табышмаклар, ребуслар һәм кроссворд чиштеләр. Иҗади биремне бик яхшы үтәделәр. Очрашу ахырында балалар кошлар турында ничек кайгыртырга, аларга ярдәм итәргә һәм безнең канатлы дусларыбызны якларга кирәклеге турында нәтиҗә ясалды.