Балалар игътибар белән библиотекрь Загидуллина Г.Ф. тыңладылар hәм ТАССР ның 100 еллыгына багышланган презентацияне карап уздылар.
21 март көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче яшүсмер балалар өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Моя Республика – Отечества частица” исемле тематик сагәть үткәрде.
2019 елның 18 мартында Кукмара районының Кошкино авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге әйдәүче белгече Илшат Бәдретдинов катнашында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-уку үткәрелде.
20 март көнне Кукмара үзәк китапханәсендә танылган китаплар авторы, журналист, “Бәллүр каләм” бүләге иясе, язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу кичәсе булды. Язучы белән очрашуга китапханәчеләр, татар әдәбиятын, язучы иҗатын яратучылар җыелды. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы кунакларны Г.Галимуллинаның тормыш һәм иҗаты белән таныштырды. Язучы иҗаты турында китап күргәзмәсе оештырылды.
Гөлсинә ханымга килгән кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, язучы иҗаты турында фикерләрен җиткерделәр,тулы матур җаваплар алдылар. Шулай ук язучы үзенең “Кайнар диңгез юлы” исемле яңа китабы белән дә таныштырды.
Очрашу бик җылы мөһиттә үтте. Язучы кунакларга үзенең истәлекле бүләкләренәзерләп килгән иде. Моңа җавап итеп китапханә хезмәткәрләре Гөлсинә ханымга истәлекле бүләкләр тапшырды.
20 март көнне Фәридә Гарифуллина рәислегендә Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы президиумының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта район, эре башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре һәм республика профсоюз оешмасы контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары катнашты.
2019 елның 19 мартында «Хоккей» һәм «Тимераякта фигуралы шуу» бүлекләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Нәрсә ул хөрмәт…» дигән темага презентация белән әңгәмә үткәрелде.
«Олимп» спорт мәктәбе 2019-2020 елларга «Тимераякта фигуралы шуу» бүлегенә туплана.
2014 елгы , 2015 елгы, 2016 елгы малайлар һәм кызлар.
Үзе белән: туу турында таныклык күчермәсе, фото 3х4, педиатрдан медицина белешмәсе.
Кабул итү комиссиясе эшли:
Май: дүшәмбе -җомга 8.00 дән 17.00 гә кадәр (төшке аш 12.00-13.00)
Июнь: дүшәмбе -җомга 8.00 дән 17.00 гә кадәр (төшке аш 12.00-13.00)
Белешмәләр өчен телефоннар: 8(84364) 2-67-44 (вахта)
Тренер: Крисько Арина Олеговна: 89046711231
Слетта 100гә якын хезмәт алдынгысына төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды
19 март көнне ветеринария академиясендә «карьера Көне»узды. Чара югары уку йорты җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә махсус чыгарылыш сыйныф укучылары өчен оештырылган иде: 4 һәм 5 курс укучылары. "карьера Көне» кысаларында студентлар республиканың гына түгел, башка төбәкләрнең дә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән очраштылар.
Билгеләп үтик, агроиминләштерү куркыныч янаган игенчелек төбәкләре өчен аеруча мөһим, алар исәбенә республика да керә. Чәчүлекләрне иминиятләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлегендәге рискларны киметергә мөмкинлек бирә.