2019 елның 14 маенда Татарстан Республикасының Кукмара шәһәрендәге РТРС филиалы обьектында, 9:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр, аналоглы һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып тору белән планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм хуҗалыклар вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов озата йөрде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш районында булды. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Кукмара районы Пенсия фонды Идарәсе Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен акчалата түләү турында " гы Указы нигезендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра.
7 май көнне балалар китапханәсе 8 нче номерлы “Гөрләвек” балалар бакчасы белән берлектә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Утлы сугыш еллары» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Конкурста Зур Кукмара, Янсыбы, Каенсар, Байлангар балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркемнәре балалары катнашты.
Китапханәче Фирдания Закирова балаларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алынды. Балалар С. Михалков, К. Симонов, М. Җәлил, А. Усачевның тугрылык һәм батырлык турында шигырьләрен бик сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Конкурска жюри яшь категорияләре буенча нәтиҗә ясады. Катнашучыларның барысына да грамоталар һәм буләкләр тапшырылды.
Алина Нурматова (Манзарас урта мәктәбе) 46 кг авырлык категориясендә икенче урынны алды, Ансар Ибраһимов (1 нче Гимназия) 28 кг авырлык категориясендә, Данис Фатыйхов(Кукмара 3 нче урта мәктәбе) 30 кг авырлык категориясендә, Әмир Миронов (Кукмара 3 нче урта мәктәбе)30 кг авырлык категориясендә, Илназ Гайсин(Манзарас урта мәктәбе) 40 кг авырлык категориясендә, Алим Галимҗанов(Манзарас авылы мәктәбе) 40 кг авырлык категориясендә бронза призерлары булдылар.
2019 елның 6 маенда Форпост үзәге хезмәткәрләре Родыгина Г. М. һәм Габдрахманов Р. Р. "Кичке (сменалы) мәктәп " укучылары белән очрашу үткәрде.
ИГЪТИБАР
салым түләүче физик затлар!
«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында "Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 2011 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә балигъ булмаган өч һәм аннан күбрәк балалары булган затларга милек салымнары буенча салым ташламалары бирелә:
2019 елның 4 маенда боз сараенда ветераннар хоккейчылар арасында «Җиңү көне»нә багышланган хоккей турнирының финал этабы уеннары узды.