7- март көнне Түбән Арбаш клубында “Язның күркәм бәйрәме” исемле әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәм кичәсендә күркәм затлар төрле конкурсларда катнашты һәм аларга багышлап җырлар, шигырьләр яңгырады. Ш.Маннурның “Бозлы кар астында” поэмасын укыганда алар күз яшьләрен тыя алмадылар. Соңыннан күмәк биюләр оештырылды.
8-март көнне Адай авылы клубында авыл үзешчәннәре катнашында хөрмәтле әниләргә багышланган ,,Язгы могҗиза" исемле бәйрәм концерты булды. Концерт бик эчтәлекле булды. Көчле алкышларга күмелде һәрбер чыгыш.
Бәйрәм кичке уен белән тәмамланды.
7-март көнне Халыкара хатын-кызлар көне унаеннан Кәчимер авыл клубында "Уйнагыз, гармуннар" кичәсе уткәрелде. Бәйрәм барышында авылның хөрмәтле гармунчылары катнашты. Кичә жыр һәм биюләр белән үрелеп барды.
Иртәгә язның иң гүзәл бәйрәме- 8 Март Халыкара хатын -кызлар көне. Шул уңайдан, райондашларыбыз өчен мәдәният оешмаларында күңелле, ямьле чаралар үтә башлады. Әйтик, Салтык - Ерыклы авыл клубында " Гузәллек хатын - кызда" дип исемләнгән концерт куелды. Бәйрәм концерты жыр, бию һәм кызыклы скетчлар белән үрелеп барды
“Игенче Плюс” җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә агымдагы елның ике аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.
Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова 4-5 сыйныф укучылары белән “Тел – халыкның горурлыгы, аның рухи байлыгы” исемле әңгәмә үткәрде.
1 март көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина, «Астрид Линдгрен и её любимые герои» дип исемләнгән республика күләмендәге акция кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары белән «Мир героев А. Линдгрен» дип аталган китапханә дәресе үткәрде.
2 март көнне Березняк авылы китапханәчесе Гөлшат Сабирзянова 2-4 нче сыйныф укучылары өчен “Астрид Линдгрен геройлары” дигән темага могҗизалар кыры үткәрде.
Пычак авыл китапханәчесе дус, тату яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәббәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү, табигатьтәге матурлыкка соклану хисе, балаларның күңелләренә әхлак тәрбиясе булдыру максатыннан, Арпаяз балалар бакчасында “Дусларың булсын икән” дигән тәрбия сәгате үткәрде.
1 март көнне Әсән - Елга авылы китапханәсендә 6 сыйныф укучылары белән швед балалар язучысы А.Линдгренның тууына 110 ел тулу уңаеннан аның тормышы һәм иҗатына багышлап “Швеция әкиятчесе” дигән китапханә дәресе үткәрелде.