Эш шартлары һәм хезмәтне саклау буенча Координацион советның Кукмарадагы Балалар иҗаты йорты төзелешендә күчмә утырышы булды. Координацион совет рәисе Рөстәм Әхмәдуллин әлеге төзелеш объектында куркынычсыз эш шартларын, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аңлату эшләре кирәклеге турында чыгыш ясады.
8 февраль конне Кукмара районы ГХАТ бүлегендә тантаналы чара - ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыу булды.
Бүген Лельвиж авылында гомер кичерүче Платонов Петр Кондратьевичка 90 яшь тулды. Сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, юбиляр бүгенге көндә дәваханәнең терапия бүлегендә үзенең сәламәтлеген ныгыта. Район башлыгы Сергей Димитриев ветеранны туган көне белән тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
Зур Кукмараның “Ялкын” спорткомплексында район башлыгы призына милли көрәш буенча шәхси-команда беренчелеге узды. Бәйгедә 200 спортчы катнашты. Ярыш түбәндәге үлчәү категорияләрендә узды: өлкәннәр – 60, 65, 70, 75, 80, 90, 100 кг һәм 100 кг югары, 1999 елгы яшүсмерләр һәм алардан яшьрәкләр – 25, 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80 кг һәм 80 кг югары.
5нче февраль көнне Өлге авылында “Чана бәйрәме” узды. Авыл башында Саляхов Гамир тарафыннан ясалган тау янында узган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.
Казан төзелеш училищесында белем алучы Зур Сәрдек егете Газиз Хәсәнов, яшь һөнәр осталарының республика бәйгесендә беренче урынны алып, Татарстанның җыелма командасына кертелде. Апрель аенда, республика данын яклар өчен, алар Мәскәүгә барачаклар. Газизгә зур уңышлар телибез!
Зур Сәрдек авыл җирлегендә Мәдәният елына багышлап уздырылган чараларның чираттагысы гөрләде: җирлекнең иң сәләтле яшьләре катнашында "Туар көнең җырлап тора, яшьлек!" дип исемләнгән зур концерт-тамаша куелды.
“Ак канатлы фәрештәләр” дигән медицина фестивале кысаларында район үзәк дәваханәсендә һөнәри юнәлештәге чара узды. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, дәваханәнең баш табибы Равил Халиев, дәваханәнең яшь белгечләре һәм студентлар чыгыш ясады. Фестивальдә мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары катнашты, алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Бүген Хасановка авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмара поселогында бәхетле картлык кичерүче Минһаҗева Хәнифә Йосыф кызына 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Аның чираттагысы Оштырма Юмья һәм Урта Комар авыл җирлекләрендә үткәрелде.