ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

25 октябрь көнне Кукмара үзәк мәчетендә имамнар җыелышы узды. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президентының дини оешмалар белән эшләү Департаментының дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш  киңәшчесе Нурислам Гильмутдинов, Кукмара муниципаль районы Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина катнашты.

27 октябрьдә, район Советы бинасында, 14.00-16.00 сәгатьләрдә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллинның ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов район халкын кабул итәчәк.

Белешмәләр өчен телефн: 2-65-14


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

21 нче октябрь көнне Березняк мәдәният йортында  табигатьне яратырга, сакларга өйрәтү, булган белемнәрен тагын да баету максатыннан, балалар өчен  көзгә багышланган          “ Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. Уенны  китапханәче  белән берлектә оештырдык. Анда 1-8 нче сыйныф укучылары ( барлыгы 38 бала) катнашты. Уенда катнашкан барлык балаларга да истәлек бүләкләре тапшырылды.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче яшь талантлар “Көзге төсләрнең күптөрлелеге” бөтенроссия бәйгесендә катнаштылар. Анастасия Сабанчеева “Халык җырын аерым башкару” номинациясендә - беренче, Алена Ишмурзина “Эстрада җырын аерым башкару” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Кызларны бәйгегә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Гыйләҗева әзерләде.

Бәйге район ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда оештырылды. Анда Мамадыш, Балтач һәм Кукмара картчылары “Стриж”, “Хонда”, “Восход”, “Минск” төркемнәрендә көч сынашты. Әлеге ярыш Автомобильчеләр көне ЮХИДИ хезмәте оешуга 80 ел тулу уңаеннан оештырылды.

"Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр Казанда узган самбо буенча Татарстан чемпионатында катнаштылар. Булат Закиров, Альберт һәм Айрат Шәңгәрәевлар  - беренче, Рамил Хәмидуллин - икенче, Олег Тихонов, Андрей Платонов, Айнур Измайловлар өченче урыннарын алдылар.

21 октябрь көнне В. Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Туктарова мәктәп китапханәчесе Л.А. Баязитова белән берлектә 5 сыйныф укучылары өчен « Рады мы всегда друзьям, приглашаем в гости к нам» дигән китапханә белән таныштыру дәресе үткәрде. 


21
октябрь, 2016 ел
җомга

  Кукмара муниципаль районында Балтач һәм Кукмара районы өчен жаваплы МОНД инспекторлары белән «Тылсым» халыкка социаль ярдәм курсәтү узәге белгечләре белән берлектә булган барлык купбалалы һәм СОП гаиләләргә йөреп, янгын кукркынычсызлыгы хакында инструктаж үткәрелде һәм искәрмәләр тапшырылды.

20 октябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова  “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен  “Итагатьлелек илендә” дип исемләнгән уен-викторина үткәрде. 

19 октябрьдә   көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Багаһавиева Алсу «Шәфкатьлелек» сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Балалар китабы дөнясы» дип исемләнгән дәрес-презентация күрсәтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International